Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев һәм Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев капиталь ремонттан соң перинаталь үзәкнең Б корпусын ачтылар.
Респбулика бюджетыннан әлеге максатларга 300 млн сум акча бүлеп бирелгән. Тагын 70 млн сумны заманча медицина җиһазларын сатып алуга тотылган.
Капиталь ремонттан соң, перинаталь үзәкнең Б корпусында бала тудыру заллары, палаталар, операция һәм диагностика кабинетлары яңартыла. Түбән Кама районы балалар хастаханәсенең перинаталь үзәгендә ел саен 2 меңнән артык бала туа.

Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
