Фәнүзә апа башта шәһәребездә чыгып килгән «Ленин нурлары», аннары «Туган як» газеталарында тәрҗемәче, татарча җыючы-машинистка, корректор вазифаларын башкарды. Ул үз эшенә тугры, төгәл, җаваплы каравы белән хезмәттәшләре арасында зур ихтирам казанды.
Тумышы белән ул Татарстанның иң гүзәл урыныннан — Актаныш районының Түбән Уръяды авылыннан. Яраткан авылы рухын күңелендә саклап, шәһәр тормышына да тиз ияләшә ул. Фәнүзә апаның кешеләр белән җиңел аралашуы, шәһәр һәм район яңалыкларын даими белеп торуы, текстларны тиз һәм хатасыз җыю осталыгы — һөнәри камиллегенең ачык дәлиле.
Редакциядә эшләгән елларында ул һәрвакыт ачык йөзле, игътибарлы, тәмле телле, ярдәмчел булды. Аңа мөрәҗәгать иткән һәркем киңәш тә, җылы сүз дә, тиешле ярдәм дә таба иде. Шуңа күрә Фәнүзә апа коллективта гына түгел, редакция ишеген ачып кергән һәр кеше өчен дә хөрмәтле, якын кеше булып калды.
Аның тормыш юлы гаилә бәхете белән дә үрелеп барды. Флүр абый белән алар ике кыз — Ленария һәм Гөлнарны тәрбияләп үстерделәр. Әниләренең хезмәт юлы мәктәп елларында ук редакциягә еш килеп йөргән олы кызлары Ленариягә дә йогынты ясамый калмаган. Ул әнисе эзеннән китеп, урта мәктәпне тәмамлагач, журналист һөнәрен сайлады. Ленария Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлап, озак еллар «Нефтехим» корпоратив газетасында мөхәррир булып эшләде, ә хәзер шәһәр-район администрациясенең матбугат үзәгендә хезмәт куя.
Фәнүзә Туктарованың һөнәри осталыгы күп тапкырлар югары бәяләнде. Әле дә хәтердә, 1997 елда ул компьютер операторларының республикакүләм конкурсында җиңү яулады. Моннан тыш, РСФСР профсоюзлары үзәк комитеты, «Татмедиа» матбугат агентлыгы, муниципаль район җитәкчелеге һәм башка оешмаларның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Туган авылы — хәзер инде кечерәеп, кеше саны бик аз калган Түбән Уръяды — аның өчен һәрчак кадерле булып кала. Еллар узса да, Фәнүзә апа җәйләрен авылына кайтып, ата-баба нигезендә яшәвен дәвам итә.
Аның тормышы — хезмәткә тугрылык, гаиләгә мәхәббәт һәм туган җиргә ихтирам үрнәге.
Олы юбилее уңаеннан Фәнүзә Хәлфетдин кызын ихлас күңелдән котлыйбыз. Аңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларыннан, оныкларыннан игелек һәм шатлык күреп яшәвен телибез.
Рустам Сафин
MAX
