Түбән Кама районында җәйге сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында 11 меңнән артык бала ял итәчәк. Алар өчен 5 стационар, 25 мәктәп яны һәм 5 палаткалы лагерь, шулай ук хезмәт һәм ял лагерьлары оештырылган.

Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» дә яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Фәрит Шәяхмәтов сөйләде

Дүрт җәйге сменада стационар лагерьларда — 6 меңнән артык, палаткаларда — 810, мәктәп яны лагерьларында — 4 меңгә якын, хезмәт һәм ял лагерьларында 700 баланы кабул итү планлаштырыла.

Башка еллардагыча квоталар ятим, инвалид балаларга, махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләргә, шулай ук ата-аналары икесе дә инвалид булганнарга бирелә.