Халык иҗаты йорты сәхнәсенә 400дән артык кыз һәм малай күтәрелеп, тамашачыларга үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте. Кечкенә артистлар вокал һәм хореография өлкәсендәге чыгышлары белән кунакларны сөендерде.
Түбән Кама күпмилләтле халкы һәм халыклар дуслыгы традицияләре белән танылган шәһәрләрнең берсе. Фестивальдә катнашучылар төрле милләт вәкилләренең мәдәниятен, көнкүрешен һәм гореф-гадәтләрен сәнгать аша тәкъдим итеп, әлеге кыйммәтләрнең яшь буынга кечкенәдән үк җиткерелүен күрсәтте.
Яшь талантларны карарга аларның әти-әниләре, әби-бабайлары килгән иде. Шулай ук балаларның иҗади үсешенә зур өлеш керткән тәрбиячеләр дә бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары булды. Аларның хезмәтенә шәһәр мэры Радмир Беляев һәм Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин югары бәя бирде.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, быелгы фестиваль хәйрия концерты форматында узды. Чара барышында җыелган акчалар балалар иҗатын үстерүгә һәм яшь талантларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдереләчәк.
Альбина Вәлиева
MAX
