— Тукта, кайда соң әле мин?
Ул күтәрелергә тырышып карады, ләкин кул һәм аяклары буйсынмады. Күз кабаклары менә йомылам, менә йомылам дигән төсле акрын гына дерелди, әйтерсең лә керфекләренә потлы гер асканнар. Хәлсезлек бөтен тәнен изә. Күңелендә бушлык. Юк, бу гадәти бушлык кына түгел, чиста бушлык, абсолют бушлык. Метроном тавышы гына тузанын коярга теләп, буш капчыкка суккан таяк шикелле, чигәләрен аяусыз кыйный…
Моннан бер гасыр элек үзенең лабораториясендә анабиоз йокысына талган профессор Хәмзә Гәрәй менә шундый халәттә уянып китте. Аның үткәне караңгы, киләчәге билгесез. Әйе, әйе, үткәне бик еракта калды, ә киләчәге башланмаган. Дөресрәге, менә шушы метроном Хәмзәгә Аллаһ тарафыннан бирелгән гомерен кызганусыз ваклап, мәңгелек кочагына ташлап калдырды. Ул хәзер икенче тормыш белән яши башлаячак. Бу — аңа билгесез ят дөнья, сукмаклары таныш булмаган кара урман.
Хәмзә кул һәм аяк бармакларын селкетергә тырышып карады. Компьютер экранында баш миенең хәзерге халәтен һәм йөрәк тибешен күрсәтә торган дулкынсыман сызыклар кинәт тәртипсез рәвештә сынып-сынып алды, зур амплитуда ясап сикереште. Гәүдәсенең төрле өлешләренә беркетелгән электродлар һәм алардан компьютерның күпсанлы приборлар белән чуарланган корпусына тоташтырылган нечкә үткәргечләр әкрен генә тирбәнде. Хәмзә үрмәкүч ятьмәсенә эләккән чебенне хәтерләтә иде…
Шулчак ишек ачылды. Аннан чәчләренә чал керә башлаган илле биш-алтмыш яшьләрдәге бер ханымның башы күренде. Профессорның күзләре ачык икәнлеген күргәч, ул мөлаем гына елмайды да, ишекне киңрәк ачып, лабораториянең түренә узды.
Әллә сүзне нәрсәдән башларга белмәгәнлектән, әллә артык дулкынланудан ханымның иреннәре җайсыз гына тартышты, күз читләре дымланды. Ул берникадәр вакыт эндәшмичә торды. Якындагы креслоны Хәмзә яткан кушетка янына этәреп, шуңа утыргач кына:
— Я, кәефегез ничек? — диде.
Хәмзәнең нидер әйтергә теләп, зур газаплар белән авызын ачарга тырышуын күргәч:
— Тынычланыгыз, тынычланыгыз… Сезгә кузгалырга ярамый. Организмыгыз хәлсез әле, дулкынланмагыз, — дип, кызу-кызу сөйләнде. Аннан соң күрсәткеч приборларны бер кат күздән кичерде дә, нәфис бармаклары белән Хәмзәнең кулын тотып, пульсын санады.
Ниндидер аңлаешсыз халәттә, йокылы-уяулы гына булса да, бу хатын Хәмзәгә таныш кебек тоелды. Тик күпме генә тырышмасын, исенә төшерә алмады.
— Хәзер мине тыңлагыз, — дип дәвам итте ханым. — Сез — профессор Хәмзә Гәрәй, моннан йөз ел элек үз теләгегез белән анабиоз йокысына талдыгыз. Хәзер әнә шул халәттән чыгып киләсез. Без, мондагы белгечләр белән бергә, инде өч атна дәвамында сезнең организмның яшәү өчен мөһим булган гадәти функцияләрен эшләтеп җибәрүгә зур көч куйдык. Ниһаять, максатыбызга ирешәбез кебек. Тик сез әлегә яңа туган бала төсле. Сөйләшә һәм хәрәкәтләнә алмыйсыз, үткәннәрне дә начар хәтерлисез яисә бөтенләй үк хәтерләмисездер… Шулаймы?.. Озак еллар хәрәкәтсез яту организмыгызда, бигрәк тә нерв системасында зур үзгәрешләр китереп чыгарган булырга тиеш…
Ханым, сөйләвеннән туктап, Хәмзәнең йөрәк эшчәнлеген тикшерү өчен, ябыштыргыч тасма белән күкрәгенә беркетелгән бер электродның урынын алмаштырды. Кулы белән сыпырып, шул тирәдәге башка тапшыргычларның да ышанычлы беркетелешләрен тикшерде.
— Ә үткәннәрегезне искә төшерү өчен сезгә менә бу магнитофон тасмасындагы язманы тыңларга кирәк, — дип дәвам итте ханым, өстәлдә торучы магнитофонга ымлап, — анда барысы да язылган. Мин хәзер аны тоташтырып китәм. Кассетасы әйләнеп беткәч, ул автомат рәвештә туктый. Хәзергә хушыгыз.
Ханым шулай диде дә магнитофонның бер кнопкасына басты һәм әкрен генә атлап чыгып китте. Мөлаем йөзле бу хатын Хәмзә күңелендә яхшы тәэсир калдырды…
Динамикта нәрсәдер шакылдап куйды. Ниндидер хатын-кыз һәм ир кешенең көлгәне ишетелде.
— Әйдә, сөйли башла! — монысын хатын-кыз әйтте.
Аның матур тавышын ир атныкы алыштырды:
— Мин — Хәмзә Гәрәй. Инженер гаиләсендә туганмын. Кечкенәдән үк белемгә, дөньяны танып белүгә омтылышым зур булгандыр, күрәсең, миңа башлангыч белем алу да, шулай ук алга таба белемемне күтәрү дә артык катлаулы булмады…
Магнитофон кассетасының акрын гына чыркылдап әйләнүе, сөйләүченең салмак тавышы Хәмзәне үткәннәргә алып кайтты. Үткән гомере аның күз алдына өзек-өзек эпизодлар булып килеп баса башлады…
Кешенең җайлы гына барган тормышы кайчак кинәт кенә бозыла да куя. Иң аянычлысы: аның сәбәбен дә ныклап төшенеп булмый. Моны уңай гына җилдерүче поездның кинәт рельслардан чыгуы белән чагыштырырга мөмкин. Үз көенә тукылдап җай гына барганда, поездның хәрәкәтен теләсә ничек үзгәртергә була: машинист аның тизлеген арттыра да, киметә дә, үзенә кирәк урыннарда тормозлар ярдәмендә бөтенләй туктата да ала.
Аннан үзе теләгән вакытта сак кына кузгалып китәргә дә мөмкин. Ә менә поезд юлдан чыкса, чын мәхшәр куба. Вагоннар мәтәлчек атып, тәгәри башлагач, туктатып кара син аны! Нәкъ менә шундый вакытта туктату өчен бернинди тормозлар да каралмаган. Син инде шушы хәлнең корбаны дигән сүз… Кеше тормышы да шулай: җай гына барганда — бар да әйбәт, нәрсә теләсәң, шны эшләргә була. Ә менә бер чыгымчылый башласа!..
Кеше гомерендә шундый «кара полоса»лар еш кабатлана. Алга китешләр дә, артка чигенешләр дә, хәтта баш әйләндергеч биеклекләр дә еш була. Бу — табигый. Ак һәм кара… Күтәрелү һәм төшү… Инде тормышта теләгәнемә ирештем, максатларымның иң югары баскычларына үрләдем дигәндә, кинәт аска тәгәрәү… Һәркем дөньяның ачысын да, төчесен дә татырга тиеш. Монысын бик яхшы аңлый Хәмзә. Үзенә килгән вак-төяк авырлыкларны да шуңа күрә артык күңеленә якын алмыйча үткәреп җибәрергә тырыша. Дөрес, кайчак моның өчен аңа күп көч куярга да туры килә. Ләкин мөһиме — соңгы нәтиҗә — тормыш зилзиләләренә бирешмичә, аягыңда тотрыклы басып калу…
Хәмзә Гәрәйнең дә тормышы гел шома гына бармады. Җиңүләр һәм җиңелүләр һәрчак аралашып торды. Шундый тормыш зилзиләләре шактый еллар элек бер булып алган иде инде. Институтның соңгы курсында укыган чагында ук, иптәшләре диплом алу хәстәре белән йөргәндә, студентларны, укытучыларны һәм галимнәрне берләштергән гыйльми советның иң актив әгъзаларыннан берсе, институт күләмендә танылган кеше иде ул.
Азау ярган галимнәрне таң калдырып, фәннең шактый гына катлаулы өлешендә тикшеренү эшләре башлап, инде беренче нәтиҗәләргә иреште. Фән әһелләре каршында курыкмыйча үз фикерен әйтә иде. Галимнәрнең кайберләре аның бу хезмәтләрен «фән өлкәсендә батырлык» дип бәяләде. Дөрес, көнләшүчеләре дә табылды. Тәнкыйтьләргә тырышучылар да булгалады.
Тере организмнарның уңайсыз шартларга яраклашуын өйрәнү өстендә эшләде Хәмзә Гәрәй. Бу күренеш «анабиоз» дип атала, организмда матдәләр алмашы кимү яисә тулысынча тукталу хисабына бара. Әлегә кадәр анабиоз микроорганизмнарда һәм гади төзелешле тереклек ияләрендә тикшерелсә дә, фәндә шуннан әллә ни алга китеш булмаган. Хәмзә бу өлкәдә уңышлы гына эш җәелдереп җибәрде. Шуңа күрә курсташлары диплом алып, илнең төрле өлкәләренә эшкә таралганда, Хәмзә өчен юл ачык, аның фән кешесе булачагы хәл ителгән иде инде.
Шулай итеп, яшь белгеч бөтен барлыгы белән фәнни эшкә кереп чумды. Аспирантура тәмамлады. Биологиянең үзе өйрәнә торган өлкәсе буенча фәнни хезмәтләр язып, кандидатлык диссертациясе яклады. Болар барысы да җиңел бирелде аңа. Озак та үтмәде, Хәмзәне институт лабораториясенә мөдир итеп билгеләделәр.
Инде үз җаваплылыгына күчкәч, фәнни тикшерүләрне киңәйтү җае да чыкты. Егет, янып-көеп, яңа проектны гамәлгә кертү уе белән йөри башлады.
Тик мондый бәхет озакка бармады. Әлеге проектның, гомумән, фәнни тикшеренүләрнең кирәклегенә шик белдерүчеләр табылды. Яшь галимнең уңышларыннан көнләшүчеләр эше иде бу. Хәзер инде Хәмзәгә эшчәнлекне киңәйтү түгел, ә проектны саклап калырга кирәк иде. Бу — үзеңнең хаклыгыңны раслау өчен күпсанлы бусагаларны таптау, бюрократик киртәләргә килеп бәрелеп, борын канату дигән сүз. Гаделлек җиңмәде… Проект туктатылды…
Финанста законга каршы килүләр ачыкланды, дигән сылтау белән лабораторияне яптылар. Хезмәткәрләр төрлесе төрле якка сибелде. Күпчелеге шул ук институтта укытуын дәвам итте. Ә менә Хәмзәгә, мөдир буларак, кыенгарак туры килде. Бары тик фән өчен генә тотылырга тиешле акчаның, чыннан да, фән өчен генә тотылганын исбатлап, суд юлын күп таптарга туры килде аңа. Дәүләт акчасының бер тиенен дә үз кесәсенә салмаганын исбатларга тиеш иде ул.
Бу тигезсез дөньяда, бернинди гаебең булмаса да, гаепсез икәнлегеңне исбатлау гаять авыр икәнлеген шунда аңлады Хәмзә. Күп очракта үҗәтлеге аркасында гына үзенең хаклы булуын раслауга иреште. Ләкин барыбер судан коры чыга алмады. Лабораториягә җиһазлар һәм приборлар сатып алуга тотылган акчаның берникадәр өлешен Хәмзә өстенә сылап, шартлы рәвештә хөкем итеп тә куйдылар. Дөрес, үзенең дә гаебе юк түгел. Яшь чак бит… Романтика…
Фәнни эш белән артык мавыгып киткән. Документларны тәртиптә тоту турында онытып җибәргән, уяулыкны югалткан. Ә көнләшеп йөрүчеләр аның әнә шул җыйнаксызлыгыннан файдаланган…
Хәмзә юк кына нәрсәдән дә җебеп төшә торган кеше түгел. Яшь чак — егәрле чак. Тырышты-тырмашты, егылган җиреннән күтәрелде. Дәүләт каршында бурычлы булып калмады. Тик әнә шул гаделсезлек озак вакыт онытылмыйча күңелен газаплады. Беренче мөмкинлек чыгу белән фән дөньясыннан бөтенләйгә китү турында хыяллана башлады егет.
Андый мөмкинлек чыкты. Танышы — кечерәк кенә бер предприятие җитәкчесе — үзенең урынбасары итеп эшкә чакырды. Предприятиесе артык зур булмаса да, финанс эшләре белән шөгыльләнгәнлектән, хезмәт хакы яхшы. Шунда урнашкач, җанына тынычлык тапкандай булды Хәмзә. Тормышның әлегә кадәр аңа ят булган икенче ягы да бар икән ләбаса. Фән өчен дип, юкка тырышып йөргәнче, үз мәнфәгатьләреңне кайгыртып яшәү күпкә отышлырак икәнен аңлады.
Фәрит Имамов
MAX
