Түбән Камада коену сезоны рәсми рәвештә ачылды. Әлеге уңайдан «Кама» пляжында конкурслар, концерт программасы оештырылды.

Җәйнең беренче көнен су буенда үткәрергә йөзләрчә шәһәрдәш килде, дөрес, елгага керергә әле батырчылык итмәделәр. Кунаклар алдында җирле башкаручылар һәм рок музыкаль төркемнәр чыгыш ясады.

Түбән Кама шәһәре һәм районында коену өчен ике урын җиһазландырылган — Красный Ключ бистәсендә «Кама» һәм Кама Аланында «Мандарин». Аларда коткару постлары җиһазландырылган, өлкәннәр һәм балалар өчен коену өчен куркынычсыз зоналар билгеләнгән.