Кәгазьләрдә тирәнрәк казынган саен, үзенең ул чактагы теорияләренең дөреслегенә һәм аларны тәҗрибәдә тормышка ашмаслык түгел икәнлегенә аның ышанычы арта гына барды. Юк, ул фәнни эшләрен беркемгә дә сатмаячак. Әгәр инде башлаган хезмәтен дәвам итәргә мөмкинлек тудырсалар, рәхәтләнеп риза булачак. Көн ахырында ул кәгазьләрне тәртипкә салып бетергән иде инде.
Хәмзә визит карточкасындагы телефон номерны җыйды. Элемтәнең теге башында трубканы шактый көттереп алдылар. Әле анда да: «Бераз сабыр итегез. Хәзер, сөйләшеп бетерим инде», — дигән тавыш ишетелде. Сәгыйть Хәлфи икенче телефоннан кем беләндер сөйләшә икән. Таләпчән тавышыннан, үз-үзенә ышанган сөйләменнән үк, аның бу урында ныклап утыруы сизелеп тора. Озакламый Сәгыйть, әңгәмәсен тәмамлап, теге трубкасын куйды. «Тыңлыйм сезне», — диде ул, коры гына.
Хәмзәнең инде күптән мондый рәсми сөйләшүче белән әңгәмә корганы юк иде. Шуңа күрә бераз каушады, сүзен әйтә алмыйча торды. Подъездда яки берәр аулак урында аракы чөмергән вакытта Коля белән гәпләшү түгел бу! Ниһаять, үз-үзен кулга алды. «Мин — Хәмзә… Хәмзә Гәрәй!» — диде ул трубкага, кыюсыз гына.
— Хәмзә?.. Ә-ә, Хәмзә Гәрәй! Шайтан алгыры, кайда йөрисең син? Теге көнне күргәннән соң, түземсезлек белән шалтырату көтәм. Әллә мине оныттыңмы дип тә уйлап куйдым. Син мине гафу ит инде, дускай! Ул көнне ничектер уңайсызрак килеп чыкты. Янымда чит ил кунаклары бар иде… Вакыт тыгыз чак… Аннан соң синең килеш-килбәтең дә… Чит ил кешеләренә яхшысын гына күрсәтәсе килә бит…
Әһә, Сәгыйть ул көнне аңа эндәшергә гарьләнгән, димәк. Шулай булмый ни, чит ил галимнәре каршында, дәрәҗәңне төшереп, ниндидер бер узып баручы «бомж» белән күрешеп тор әле син! Оят, билгеле… Шундый очракта Хәмзә үзе нишләр иде икән? Ул да сәлам бирмәс иде. Шулай булгач, Сәгыйтьне гаепләп булмый.
Сәгыйть, акланган шикелле, тагын нәрсәләрдер әйтте. Ләкин гел боерыклар гына биреп өйрәнгән кешегә, болай сөйләшү бер дә килешә торган нәрсә түгел. Шуңа күрә ул элекке халәтенә тиз кайтты. Трубкада кабат аның көр тавышы яңгырады:
— Карале, Хәмзә әфәнде, безгә очрашырга кирәк. Теге елларда күңелсезлекләр килеп чыкканнан соң, фән белән алыш-бирешне бөтенләй өзүең хакында кемнәндер ишеткән идем. Аннан соң эзеңне югалттым. Ә бит без ул чакта фән өчен шактый кирәкле эшләр майтарган идек. Ниндидер туң йөрәкле бәндәләр аркасында гына барысы да таркалды…
— Әйе… Майтарган идек шул… Шулайрак килеп чыкты, — дип сөйләнде Хәмзә, әңгәмәдәшенең сүзләрен хуплаудан бигрәк, чуалган фикерен туплау өчен вакытны сузып.
— Йөз-кыяфәтеңнән күренгәнчә, бүгенге көндә даими эшең дә юк бугай, — дип дәвам итте Сәгыйть сүзен. — Хәер, институт тирәсендә гел юкка гына йөрмәгәнсең?.. Аңлыйм, дускай… Бу дөнья гаярь ирләрне дә бөгә. Шуңа күрә сиңа тәкъдимем бар. Бәлки институтка кире кайтырсың? Бүген безгә синең кебек кешеләр, фәндә җигелеп тарта торган галимнәр кирәк, — диде ул, тәкъдиме ышанычлы булсын өчен һәр сүзенә басым ясап.
Галим, ди… Хәмзә үзен инде күптән беткән кешегә исәпли иде. Бик тырышса да, элекке дәрәҗәсенә ирешә алмас кебек. Ә ул, әнә, «синең кебек галимнәр» дип тора. Салпы ягына салам кыстыру гынамы?.. Инде күптән үзенә карата шундый җылы сүзләр ишетмәгән Хәмзәгә әллә нәрсә булды. Күңеле тулды. Әнисе чәченнән сыйпап, мактап, үсендереп җибәргән малайга охшап калды ул бу минутта. Хәтта күңеле тула башлаганны тойды. Борынын лышкылдатып алды. Әйе, кеше күңелен йомшарту өчен бары тик бер җылы сүз дә җитә…
— Әйдә, шушы көннәрдә очрашыйк, — дип дәвам итте сүзен әңгәмәдәш. — Минем янга кереп чык. Киләсе булсаң, алдан шалтырат. Юкса минем вакыт ягы үлчәүле, чыгып киткән чакларым да була. Э-эм. Аннан соң тагын бер нәрсә… Килеш-килбәтеңне бераз тәртиплә яме… Кеше янында кешечә булсын… Ярый, хәзергә хуш!
Әнә шул сүзләр белән саубуллашты да трубканы куйды. Кискен әйтелгән соңгы сүзләренә Хәмзәнең бераз гына ачуы чыкса да, гомуми алганда, Сәгыйть Хәлфи белән булган әңгәмә аның күңелендә киләчәккә өметләр уятты.
Хәмзә ишектән күренүгә үк Сәгыйть, йомшак креслосына чумып утырган җирдән торып, кочагын җәеп, аңа каршы атлады. Килеп, иңбашларына шапылдатып суга-суга бик озаклап кочагында тотты ул аны. Көтелмәгән дустанә мөнәсәбәттән каушабрак калган Хәмзәгә урын тәкъдим иткәч, үзе кабат түрдәге креслосына чумды.
Берникадәр хәл-әхвәл сорашып, Хәмзәнең көнкүреше белән кызыксынып алгач, Сәгыйть төп мәсьәләгә күчте:
— Сине кабат институтка кайтару мөмкинлеге бар. Күреп-ишетеп торасыңдыр, алдагы биш ел эчендә илдә фәнне үстерүгә зур игътибар биреләчәк. Быел ук күп кенә фән учреждениеләренең матди базасын ныгыту буенча дәүләт программалары эшли башлады инде. Без дә бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмадык. Институтыбыз «Фәнне һәрьяклап үстерү» программасына кертелде һәм финанс мөмкинлеге алачак. Хәзерге вакытта биредәге әйдәүче белгечләр җентекле хисап эшләре белән шөгыльләнә, үз тармакларына кирәкле финанс ярдәменең күләмен билгели. Хәтерем ялгышмаса, кайчандыр синең башлаган эшең финанс мәсьәләсенә килеп терәлгәч, туктап калган иде. Хәзер аны яңартып җибәрү өчен иң кулай вакыт. Ничек уйлыйсың? — диде ул Хәмзәгә, әңгәмәдәшенең йөз хәрәкәтенең аз гына үзгәрешен дә күзеннән югалтмаслык итеп сынап карап.
Сәгыйть белән очрашуга барганда, арада булачак шундыйрак сөйләшүне күңеле белән тойган иде Хәмзә. Һәрхәлдә, аны хезмәттәшлеккә чакарачакларына ышаныч, фәнни хезмәтләрен үзләштерергә җыену турындагы версиягә караганда көчлерәк иде. Ләкин шундый зур мөмкинлек килеп чыгар да, бу эш бик тиз генә хәл ителер дип, башына да кертеп карамады. Шуңа күрә Сәгыйтьнең тәкъдименә ни дип җавап бирергә дә белмәде. Аның икеләнеп калуын ризасызлык галәмәте дип кабул итте булса кирәк Сәгыйть, тагын да ышандырырлык дәлилләр китерә башлады:
— Аңлыйм, дускай, бу хәлеңдә фән әһелләреннән бернинди теләктәшлек тә күрмәм, дип шикләнәсеңдер. Шу-у-улай, бер авыз пешкәч, салкынын да өреп кабарга туры килә. Тик моңа борчылырга кирәк түгел…
— Ничек инде борчылмаска?! Кайчандыр иҗат дәртем ташып торганда, рейтингым илдәге иң мәшһүр кешеләрнеке белән тигезләшкәндә дә эшемә комачаулык тудырдылар. Ә хәзер мин кем?.. Сүзләремне ишетерләрме?.. Әйткәннәремә колак салучы булырмы?..
— Рейтинг мәсьәләсендә кайгырма. Матбугат конференциясе оештырырбыз. Сенсация кебегрәк тема уйлап, газеталарда бер шаулап алсак, рейтингың шунда ук бер баскычка күтәреләчәк. Нәрсәне-нәрсәне, хәзер халык сенсацияләрне ярата. Хәер, анысы да бик мөһим түгел. Элекке фәнни хезмәтләреңнең басма яки кулъязма вариантлары сакланмаганлыгы эчемне пошыра. Теге көнне очрашканнан соң, институт архивына кереп караштыргалаган идем, анда синең хезмәтләргә кагылышлы документлар бик аз. Әһәмиятсез дип юкка чыгарганнармы? Әллә башка сәбәпләр белән архивка кертелмәгәнме?.. Хәзер ул гыйльми эшләрне яңарту өстендә эшләүгә күп вакыт кирәк булачак…
Хәмзә бердән җанланып китте:
— Кулъязмаларым барысы да үземдә.
Сәгыйтьнең нәрсәдер әйтергә теләп ачкан авызы шул көе калды.
— Әйе, әйе үземдә… Ике зур чемоданга шыплап тутырылган… Теге чакта фәнни хезмәтләремне бөтенләй бетереп ташлагач, кулъязмаларның да чүпкә чыгарылу куркынычы бар иде. Әрәм хезмәт! Жәлләдем. Аларны үземә алган идем, — диде сүзләренең хаклыгына ышандырырлык итеп Хәмзә.
— Алар тәртиптәме соң?
— Бар да тәртиптә!
— Менә монысы яхшы булган. Димәк, элекке хезмәтләреңне яңартып торырга туры килмәячәк. Турыдан-туры аларны дәвам итә башлаячаксың. Ә хәзер эшкә килү хәстәрен күрә башла.
Хәмзә Гәрәйнең лабораториясендә тереклек ияләре бик күп иде. Монда йорт тычканнарыннан алып, Африкадан кайтартылган маймылларга кадәр күрергә мөмкин. Алар яшеллеккә чумган лаборатория бакчасында үзләрен бик иркен хис итә. Кайвакытта бакча уртасына салынган зур булмаган бина ишегеннән күзлеген маңгаена күтәреп куйган ак халатлы Хәмзә үзе чыгып баса. Карап торышка төксе генә булса да, җәнлекләрне үлеп ярата ул. Үткән-сүткәндә йоннарын сыйпарга, ягымлы сүзләр әйтергә тырыша, кесәсенә төрле тәмле әйберләр салып чыгарга да онытмый. Ул, гадәттә, бакчада озак тормый, ниндидер ашыгыч эше чыккан кеше төсле, кабат кереп китә, озак вакытлар югалып тора.
Хәмзә Гәрәйнең эшләре, чыннан да, бик күп иде. Ул үзенең лабораториясендә төрле тереклек ияләрен анабиозда тикшерә. Җәнлекләр өстендә дә әлегә кадәр үткәргән тәҗрибәләре уңышлы узды. Мәсәлән, махсус рәвештә кинәт туңдырып, үлем хәленә китерелгән маймылның гәүдәсе биш ел буе консервант сыеклык эчендә ятты. Бу аның өчен тулысынча үлем дигән сүз иде. Эксперимент барышында Хәмзә маймылның тән тукымаларында, күзәнәкләрендә һәм яшәү өчен мөһим булган башка органнарында кире кайтмый торган таркалу процессы башланмасын дип, даими күзәтеп торды. Әлеге тәҗрибәнең нәтиҗәсе көткәннән дә уңышлырак килеп чыкты. Биш елдан соң маймыл гәүдәсен сыеклыктан алып, электр тогы ярдәмендә йөрәгенә импульслар биргәч, анда тереклек чаткылары сизелә башлады. Ә ике-өч айдан ул башка маймыллар белән бергә, лаборатория бакчасында агачтан агачка сикереп йөри иде.
Мондый уңышлардан соң Хәмзә Гәрәйгә, әйтерсең лә канатлар үсте. Соңгы вакытларда лабораториясеннән чыкмады да диярлек. Бу кечкенә бина аның икенче өенә әверелде. Шушы еллар эчендә белемен күтәрү өстендә дә эшләде ул. Исем кирәк иде. Гыйльми дәрәҗәң юк икән, зур эшләргә алынып булмый. Фәннең үзе шөгыльләнә торган тармагына кагылышлы фәнни диссертация яклады. Доктор дәрәҗәсе алды.
Дәвамы бар
Фәрит Имамов
MAX
