Ләкин экспериментларда тирәнрәк кергән саен, кешеләргә, бигрәк тә ярдәм итәрлек тәҗрибәле белгечләргә мохтаҗлык артты. Әмма серен чишкән саен Хәмзә көлкегә генә кала иде. Ышанмадылар аңа. Дөресрәге, профессор кызык өчен генә сөйли дип, баштарак уен-көлкегә генә алсалар, соңыннан җитди кыяфәтен күреп, әллә бераз җиңеләя башлаган инде дип, жәлләгән сыман кыланалар иде. Кайвакыт гыйльми хезмәткәрләр арасында үзара сөйләшкәндә, Хәмзә турында сүз чыкса, әй, беткән кеше инде дигәндәй, бармакларын чигә янында уйнаткалап алалар да сүзне тизрәк икенчегә боралар. Нишләсен, хезмәттәшләренең шундый мөгамәләсеннән соң Хәмзә Гәрәй экспериментларны бер ялгызы дәвам итүдән дә кулай вариант тапмады…

Еллар үтеп, «Фәннәрне һәрьяклап үстерү» хөкүмәт программасына билгеләнгән вакыт тәмамлангач, финанс ярдәме күрсәтелгән фән учреждениеләренә комиссияләр килә башлады. Ярдәм көтелгән нәтиҗәне биргәнме? Фән өчен билгеләнгән акча куелган максатка тотылганмы? Мәртәбәле гыйлем әһелләреннән торган комиссиянең төп максаты әнә шуларны тикшерүдән гыйбарәт иде.

Фәнни-тикшеренү эшләренең тармак җитәкчесе буларак, Хәмзә Гәрәйгә дә шул комиссия каршында хисап тотарга туры килде. Башкарылган эшләр буенча ярты сәгатьлек доклад әзерләгән иде ул. Анда шушы еллар эчендә уздырган тәҗрибәләре хакында җентекләп язды…

Хәмзә Гәрәй комиссия утырышында хисап тотучылар арасында бишенче булып чыгыш ясады. Саннар җыелмасыннан торган эчпошыргыч чыгышлар, бер үк нәрсәләрне җентекләбрәк сөйләвен үтенеп, докладчыга кат-кат сорау бирүләр, соңыннан фикер алышулар тикшерүчеләрне ардырган иде инде. Дүрт галим чыгыш ясагач, комиссия әгъзалары әбәтләп алды. Хәмзәнең чыгышы алар бераз ял итеп, тамак туйдырып килгәч булганлыктан, президиум өстәле артында утыручылар арасында җанлылык сизелде. Комиссия эшенә рәислек итүче Мәскәү галиме Николай Зотовның да тамагы туйгач күңеле күтәрелгән бугай:

— Хәзер сезнең каршыда тере организмнарның уңайсыз шартларны үткәреп җибәрүгә яраклашуы турында тирәнтен фәнни тикшерү эшләре алып барган фәннәр докторы Хәмзә Гәрәев анабиоз күренешен өйрәнүгә кагылышлы эшләренә хисап тотар, — дип белдергәч, рәсми булмаган шаянрак тонга күчте ул. — Анабиоз… бер күзәнәкле тереклек ияләре… амебалар, инфузория башмакчыклары һәм башкалар, — дип сөйләнә-сөйләнә урынына утырды.

Аның соңгы сүзләре риясыз әйтелгән кебек булса да, Хәмзә аны үз хезмәтләренә карата киная дип кабул итте. Мөнбәр артына килеп баскач, чыгышын үзе ясаячак доклад регламентына сыешмаган берничә җөмлә белән башларга булды.

— Бер күзәнәкле тереклек ияләрен анабиозда тикшерү яңалык түгел анысы. Ул инде әллә кайчан фән тарихы сәхифәләрендә урын алды. Ә без үзебезнең тәҗрибәләрдә әлеге күренешне катлаулырак төзелешле организмнарда тикшердек, — дигән кереш сүзләрне өстәде.

Аннан соң Хәмзә турыдан-туры тәҗрибәләр барышын бәянләргә кереште. Тәннең кирәгеннән артык җылынуына яки суынуына китерә торган температура үзгәрешләренә, гипотермия, гипертермия төшенчәләренә тукталды. Кайбер гади төзелешле организмнар яшәү тирәлегендәге андый уңайсызлыкларны анабиоз халәтендә уздырып җибәрүгә сәләтле. Бу вакытта матдәләр алмашы өлешчә яки тулысынча тоткарлана.

Ләкин югары төзелешле тереклек ияләренә анабиоз күренеше ят. Чөнки ул организмны тулысынча сусызландыру хисабына тормышка ашырыла. Андый шартларда аксымның структурасын саклап калу мөмкин нәрсә түгел. Ә аксым матдәсендә кире кайтарып булмаслык процесслар башлана икән, организм һәлак булачак.

Гипотермия өлкәсендә элегрәк тә берникадәр тәҗрибәләр уздырып караганнар. Фашистларның Дахау концлагеренда әсирләр өстендә үткәрелгән күпсанлы экспериментлар да шуңа мисал. Ләкин бу тикшеренүләр фәнгә берни дә бирмәгән. Ә фашистлар кушуы буенча кешеләр белән шундый медицина тәҗрибәләре уздырган кансыз табиб Зигмунд Рашерның әлеге экспериментлары Нюрнберг процессында кешелеккә каршы җинаять буларак, гаепләү актына кертелгән.

Ә менә Хәмзә Гәрәй, хайваннар өстендә уздырган күпсанлы фәнни тәҗрибәләреннән анабиозның югары төзелешле организмнарда да мөмкин булуын исбатлаган һәм теоретик яктан нигезләп тә бирә алган…

Еллар дәвамында алып барылган эшләрен ярты сәгатьлек докладта гына тулысынча ачып бирү мөмкин түгел, әлбәттә. Шуңа күрә Хәмзә Гәрәй фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләренә тукталып, шулар нигезендә комиссия әгъзаларын башкарылган эшнең асылына төшендерергә тырышты.

Доклад тәмамлангач, залда авыр тынлык урнашты. Комиссия рәисе, янәшәсендә утырган Сәгыйть Хәлфи ягына башын ия төшеп, нәрсәдер сораштырды, блокнотына нидер язып куйды.

— Йә, кемдә нинди сораулар бар? — дип залга төбәлде ул.

Кайдадыр урындык шыгырдады, кемдер тамагын кыргалады, пышылдап кына сөйләшкән тавышлар да ишетелде. Ләкин сорау бирергә теләк белдерүче булмады.

— Алайса үзем бер сорау бирәм. Менә сез тәҗрибәләрегез умырткалылар өчен үткәрелде һәм уңышлы булды, дидегез. Сүз дә юк, болар фән өчен зур казаныш. Ә менә ул тәҗрибәләрегезнең кешеләр өчен әһәмияте бармы? Кешелеккә ул нәрсә дә булса бирәме?

Бу — Хәмзә өчен көтелмәгән сорау түгел. Фикер алышулар вакытында мәсьәләнең бу ягы белән кызыксынучылар булачагын уйлаган иде инде. Шуңа күрә җавапны да тотлыгып тормыйча тиз әйтте.

— Чыннан да, без фәнни тикшеренүләребезне хайваннар белән генә чикләргә җыенмыйбыз. Бу күренеш кешелек өчен бик әһәмиятле. Анабиоз халәтендә теләсә нинди тере организмның, шул исәптән кешеләрнең дә, туклыклы матдәләргә, суга, һавага ихтыяҗы юк дәрәҗәсендә кими. Галәм киңлекләренә сәяхәт итү гадәти хәлгә әйләнеп барган заманда яшибез. Андый сәяхәтләр вакытында, космонавтны анабиоз халәтенә керткәндә, космик корабларда зур урынны били торган азык запасына ихтыяҗ булмас иде.

Мәсьәләнең тагын бер ягы бар: кешеләр арасында хәзерге медицина мөмкинлекләре белән генә дәвалап булмый торган чирләр күбәйде. Яман шеш, СПИД һәм башкалар. Сүз дә юк, еллар үтү белән медицина аларны да дәвалау мөмкинлеген табар. Хәзерге вакытта дәвалауга өмет калмаган һәм күрәләтә үлемгә дучар ителүче яман авырулы кешеләрне анабиоз халәтенә кертеп, медицина шактый алга киткән заманнарда гына «уятканда», ул авырулар дәвалана алыр иде…

Хәмзәнең җавапларын күзен кысыбрак, бераз хәйләкәр елмаю белән тыңлады Зотов. Шундый җаваплардан канәгать булу-булмавын кыяфәтенә карап кына чамаларлык түгел иде.

— Аңлавымча, сезнең тикшеренү эшләре инде төгәлләнү алдында тора? Хайваннарда анабиозны сынау уңай нәтиҗәләр биргәч, тикшерү-өйрәнүләрне кешедә башлау мәсьәләсе килеп туа. Ләкин кешедә…

Зотовның нәрсә әйтергә теләгәнен Хәмзә ярты сүздән аңлап алды һәм җавап бирергә ашыкты:

— Әйе, без тикшерү эшләрен кешеләрдә дә дәвам итәргә уйлыйбыз.

Зотовның йөзендә гаҗәпләнү, шул ук вакытта бераз аптырау галәмәте сизелде. Зал берара гөҗләп алды. Кемдер пырхылдап көлеп тә җибәрде хәтта. Ләкин Мәскәү кунагы ручкасы белән өстәлгә шакылдатып, аларны тынычландырырга ашыкты.

— Бер сорау икенчесен тудыра дигәндәй, гафу итегез, тик бу юнәлештә кеше өстендә тәҗрибәләр үткәрү мөмкинме соң? — дип дәвам итте ул сүзен. — Әлеге тәҗрибәләр вакытында кешенең исән калуына тулы гарантия бармы? Бөек Ватан сугышы елларында немец фашистлары концентрацион лагерьларда кешеләр өстендә шуңа охшаш тәҗрибәләр уздырып караганнар, дидегез. Ләкин фашист галимнәренә «кеше чималы» күп булган һәм алардан файдалану өчен чикләнмәгән мөмкинлекләр тудырылган. Тәҗрибәләр барышында йөзәр меңләп кешене «расход»ка чыгарсалар да, тиешле нәтиҗәләргә ирешә алмаганнар. Ә сез фәнни эшләрегез хакына кемнәрне корбан итәргә җыенасыз була инде?..

Бу сүзләрнең ачыктан-ачык киная икәнлеген Хәмзә генә түгел, президиумдагылар да, залда утыручылар да яхшы аңлады. Тик Хәмзә, эченнән янса-көйсә дә, бу халәтен башкаларга сиздермәде. Үтә дә тынычлык сакларга тырышып, бары тик бер сүз белән:

— Үземне! — дип җавап бирде ул.

Залның берничә тарафында тыелып кына көлешкән тавышлар ишетелде. Николай Зотов күзлек өстеннән Хәмзәгә текәлде. Җавап бирүченең әйткән сүзен чынга алмаганы аның йөзенә чыкты…

Хәмзә анабиозны үзендә сынап карарга уйлый иде. Әйе, барысы да әнә шуннан башланды да инде. Бу адымга бару җиңел булмады, әлбәттә. Шундый тәвәккәл фикергә килгәнче, мөмкинлекләрен кат-кат исәпләп, үлчәп карады. Матди хәлен дә онытмады. Хәер, ул яктан борчылмады Хәмзә. Эксперимент өчен кирәк булган заманча җиһазлар, приборлар, аппаратура, химик препаратлар алу өчен акча җитәрлек иде хәзер. Фәнни ачышлары өчен бирелгән гонорарларны да шушы максатын тормышка ашыру өчен генә тотты ул.

Тик менә анабиоз срогын билгеләргә вакыт җиткәч, профессор икеләнеп калды. Анабиозда күпме вакыт булырга? Ун елмы, егермеме яки бер генә аймы? Әлбәттә, соңгысы үзен-үзе аклардай срок түгел. Чөнки кешене анабиоз халәтенә кертү, ә аннан да бигрәк бу халәттән чыгару үзе үк күп вакыт таләп итәчәк. Шуңа күрә срокны озайтуны кулай күрде Хәмзә. Ә күпмегә? Һәрхәлдә, егерме ел белән генә чикләнергә уйламады, булгач-булгач — булсын дигәндәй, йөз елны, ягъни бер гасырны анабиоз йокысында уздырырга дигән фикергә килде. Нихәл итмәк кирәк, кешегә кызыксыну тумыштан бирелгән.

Ул хис аның геннарына программалаштырып кертелгәндер, күрәсең. Элекке сәяхәтчеләр дә ерак илләр, күз күрмәгән дөньялар турында уйлап хыялланганнар. Әлеге хыялларын тормышка ашыру өчен хәтта тормышларын да кызганмаганнар. Бу хис Хәмзәгә дә ят түгел иде, әлбәттә. Вакыт тирәнлегенә никадәр ераграк үтеп керсәң, экспериментның нәтиҗәсе дә шулчаклы яхшы булачагына иманы камил иде аның. Юк, бу яшьлек романтикасы да, картлык юләрлеге дә түгел. Хәмзә Гәрәйнең юңелен әнә шул геннарына салынган кызыксыну оеткысы кытыклый иде.

Дәвамы бар