Очрашу Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә оештырыла. Шагыйрә үзе Яр Чаллы шәһәрендә иҗат итә.

Ул — «Мәйдан» журналының җаваплы сәркәтибе «Белла», Саҗидә Сөләйманова, Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Беренче шигырьләрен мәктәп елларында яза башлаган.

Тәүге китабы 17 яшендә басылып чыккан. Лилия Гыйбадуллина Түбән Кама тамашачысын әсәрләре белән таныштырып, иҗаты турында сөйләде.