Экспозиция Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган. Анда Советлар Союзы Геройлары, Кызыл Йолдыз һәм Кызыл Байрак орденнары кавалерларының фотолары һәм алар турында мәгълүмат урын алган.
Шулай ук дәрәҗәле кунак шәһәр мәктәпләрендә дә булды. 34нче гимназия-интернат укучылары аны икмәк белән каршы алды. Мәктәптә чуваш теле һәм милли традицияләр кадерләп саклана. Балалар 5 телгә өйрәнәләр һәм халык иҗаты буенча түгәрәкләргә йөриләр.
Фәрит Мөхәммәтшин Александр Пушкин исемендәге 3нче лицейда да булды. Биредә туган телләрне өйрәнүгә зур игътибар бирелә.
Дәрәҗәле кунак үз тәэсирләрен уртаклашып: «Мин моны бөтен республикага тәкъдим итәр идем — Түбән Камага килеп, төрле милләт вәкилләренең бергәләп матур һәм тату яшәвен күрү — зур сөенеч», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Моннан тыш, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе милли-мәдәни җәмгыятьләр вәкилләре белән дә очрашты. Милләтләр төрле булса да, алар бер гаилә кебек яши. Аларның уртак йортлары –Халыклар дуслыгы йорты. Бер түбә астында 16 оешма эшләп килә. Аларның төп максаты — татулык традицияләрен саклау һәм ныгыту.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX