Һәвәскәрләргә ярдан бер кармак белән генә рөхсәт ителә. Чикләүләр 5 июньгә кадәр гамәлдә. Әлеге чаралар браконьерлыкның артуына бәйле рәвештә сулыкларны саклауны көчәйтүгә юнәлдерелгән.
Соңгы өч айда инспекторлар 221 административ хокук бозу очрагын теркәгән, 7 җинаять эше кузгаткан һәм тыелган 1453 балык тоту коралын тартып алган. Әлеге күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда шактый күбрәк.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX