Әлеге режим вакытында учак ягу, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру тыела. Моннан тыш, урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар, бакчачылык ширкәтләре территориясендә мангалларда ризык әзерләргә ярамый.

Янгын куркынычы булган чорда гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре профилактика эшен оештыра, махсус рейдлар үткәрелә. Янгын иминлеге таләпләрен үтәмәгән өчен махсус режим чорында административ җаваплылык ике тапкыр арта.