Сәбәбе — көннәр суыту. Моңа кадәр бу эш 29 апрельгә планлаштырылган иде. Кагыйдә буенча, җылылык бирү уртача температура биш тәүлек дәвамында +8 градустан югары булганда сүндерелә.
Башта аны — торак йортларда, аннары — социаль объектларда сүндерәләр. Һава торышы тотрыксыз булганда, җылыту сезоны озайтылырга мөмкин, дип искәрмә ясадылар шәһәр администрациясендә.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX