66 яшьлек хатын-кызга мессенджер аша завод директорының таныш кешесеннән хәбәр килгән.

Янәсе, предприятиедә тикшерү бара һәм аның белән «ФСБ хезмәткәрләре» элемтәгә чыгачаклар.

Берничә көннән мошенниклар зыян күрүчегә шалтыратып, билгесез затлар аның исеменә кредит рәсмиләштерүләре турында хәбәр итәләр. Ярдәм итәргә ышандыралар.

Хатын-кыз ике банктан 4 миллион сумнан артык акчасын алып, курьерларга тапшырган. Хатынының сәер язышуы ирендә шик уяткан. Хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткәннәр. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.