Бәйрәм мохите паркка керү белән үк сизелде: кунакларны танылган әкият геройлары каршы алды, мәйданда җыр-моң, Тукай шигырьләренең аһәңе яңгырады. Шәһәр халкы һәм кунаклар татар халкының сөекле улын искә алды, аның иҗатына хөрмәт белдерде.
Чараның төп өлешләренең берсе — «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» бәйгесе призерлары чыгышы булды.
34 еллык тарихы булган әлеге конкурс быел да зур кызыксыну уятты: анда 200дән артык кеше катнашырга теләк белдерде, шуларның 42се финалга чыкты. Катнашучылар арасында иң өлкәне — 52 яшьтә, иң кечкенәсенә нибары 5 яшь иде. Барлык финалистлар да дипломнар белән бүләкләнде.
Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия укучысы Әмирә Ярмолюк «Ана догасы» шигырен аеруча тәэсирле итеп башкарды һәм беренче урынга лаек булды.
Бәйрәмдә Түбән Кама мэры Радмир Беляев та катнашты. Ул истәлекле дата белән котлап, туган телне һәм милли мәдәниятне саклауга өлеш керткән шәһәрдәшләргә дипломнар тапшырды.
Шигърият бәйрәме күркәм гадәт буенча Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Әмма чарага килүчеләр озак таралышмады: алар китаплар күргәзмәсе белән танышты, истәлеккә фотога төште.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX