Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Умников белдергәнчә, исемлеккә түбәндәге иҗтимагый киңлекләр кергән:

  • «Сөюмбикә» паркының икенче чираты;
  • «Беренчеләр хәрәкәте» скверы;
  • 28нче микрорайондагы променад;
  • 17нче һәм 18нче микрорайоннар арасындагы променад;
  • 49нчы микрорайондагы сквер.

Онлайн тавыш бирү Татарстан Республикасының «Дәүләт хезмәтләре» порталында бара.

«Барлык түбәнкамалыларны да тавыш бирүгә актив кушылырга чакырам, нинди парклар һәм скверлар төзекләндерелергә тиешлеген бергәләп билгелик», — диде Түбән Кама районы башлыгы урынбасары Александр Умников.