Бу кыен мәсьәлә һич уйламаганда җиңел генә хәл ителде дә куйды. Эшнең мондый борылыш алуын Хәмзә үзе дә көтмәгән иде. Нәкъ шул көннәрдә кайсыдыр бер гәҗиттән кызыклы гына фәнни яңалык турында кечкенә хәбәр укыды ул. Әйе, бу чын мәгънәсендә сенсация булды аның өчен. Имеш, «Вакыт-Пространство» гыйльми тикшеренү институты галимнәре «вакыт машинасы» уйлап тапканнар һәм шуның ярдәмендә кеше бер заманнан икенчесенә күчә ала икән!

Әлеге хәбәрне укыды да, исе китте Хәмзәнең. Юк, гаҗәпләнүе бу гадәти булмаган хәбәрнең эчтәлегенә кагылмый иде. Үзе анабиоз буенча эксперимент ясарга җыенган хыялый кешене андый «вак-төяк» белән шаккатырып булмый. Ә иң гаҗәбе шул: Хәмзәнең фәнни эшләре белән вакыт аша күчешнең максаты бер үк түгелме соң? Яшен тизлеге белән әнә шундый уйлар йөгереп узды профессорның башыннан. Ул укуын дәвам итте: «…Берничә айдан „вакыт машинасы“ ярдәмендә икенче заманнарга күчү тормышка ашачак һәм кешелек дөньясы әлегә кадәр хыялда гына булган яңа чорга аяк басачак. Үтә дә тәвәккәл фәнни экспериментны башкарырга әлеге институтның кече гыйльми хезмәткәре Рәхилә Хәмит үзе ризалык бирде. Бу көннәрдә ул хәзерлек уза». Язма янәшәсендә — елмаеп торучы бер яшь ханым рәсеме.

Бу хәбәрне укыганда Хәмзәнең акылы, уйлары шундый тизлектә эшли башлады ки, ул хәтта үз фикерләрен үзе дә куып җитә алмас дәрәҗәгә җитте. Әйе, нәтиҗә бер булачак: Хәмзә анабиоз йокысында киләчәк заманга барса, «вакыт машинасы»нда да вакыт аралыгын бер мизгелдә үтеп, шул ук киләчәккә сикереш ясаячаклар. Менә экспериментны тормышка ашыруда кемнән ярдәм көтәргә була! Кичекмәстән Рәхилә Хәмитне табарга кирәк. Әнә шундый нәтиҗәгә килде Хәмзә.

Һәм ул аны тапты. Әле алай гына да түгел, очрашып сөйләште, ярдәм итәргә Рәхиләнең ризалыгын да алды. Шундый җитди эш белән шөгыльләнүенә карамастан, әлеге яшь ханым Хәмзә шикелле үк романтик булып чыкты. Аның зирәк, акыллы һәм һәр эшкә бар күңелен биреп тотынуы, Хәмзәне анабиоз йокысы халәтенә кертүгә әзерлекне тизләтте генә.

Магнитофон эшләп туктады. Тик Хәмзәнең яктыра барган аңын бер сорау борчый иде: ә Рәхилә кайда соң? Ул бит… ул бит, моннан йөз ел элек, профессор Хәмзә Гәрәйне анабиоз халәтенә кертер алдыннан соңгы, саубуллашу сүзе итеп:

— Йөз елга кадәр сау бул, Хәмзә! Бер гасыр буе миннән башка яшәячәксең. Ә мин синең белән быел ук очрашырмын, чөнки берничә айдан «вакыт машинасы»нда синең янга — йөз ел алга сикереш ясаячакмын. Әгәр барысы да тәртиптә булса, бер гасырдан сине йокыдан уятырмын, — дигән иде.

Тагын шунысы да бар, кыска гына вакыт эчендә алар якынаеп, мөнәсәбәтләре гади дуслыктан узган иде инде. Язмыш, дөресрәге, гыйлемгә булган омтылыш, бу ике яшь йөрәкне бик озакка аерырга җыенса да, тиздән күрешәчәкләренә чын күңелдән ышанды алар. Шулай булмый ни: бер гасыр вакытны Хәмзә «йоклап» уздырса, Рәхилә ул заманга мизгел эчендә күчәчәк!

Ә Рәхилә үзе кайда икән соң? Ни өчен ул Хәмзәне анабиоз халәтеннән чыгарырга килеп өлгермәде икән? Алай булганда, аның организмын кем «уятты» соң? Ә теге мөлаем ханым кем? Сораулар, сораулар…

Әнә шундый бәйләнчек уйлардан арынгач, бераз йоклап, ял итеп күзләрен ачканда ак халатлы ханым аның янында утыра иде инде. Еллар буе хәрәкәтсез ятканлыктан тотрыксызланган аңы Хәмзәне тагын бутады. Ул әле күптән түгел алган мәгълүматларны тиз генә исенә төшерә алмыйча азапланды. Шуңа күрә хәлсез иреннәрен сизелер-сизелмәс кенә селкетеп:

— Сез кем? — дип сорарга мәҗбүр булды. Бу аның беренче сүзләре иде. Анабиоз йокысыннан уянган кеше яңа туган бала төсле авыр сөйләшә. Хәмзә дә үз сүзләрен үзе аңламады. Шул беренче сораудан ук аның хәтере кабат яңарды. Ул: «Әә, әйе бит әле», — дип, үз соравына җавап биргәндәй, ирен читләре белән генә елмаеп куйды. Ләкин аның соравын ханым да аңлаган икән.

— Мин — Рәхилә Хәмит, — диде ул, күзләрен керфекләре астына яшереп.

«Рәхилә Хәмит. Ә-ә, Рәхилә Хәмит! Ничек Рәхилә?» Юк, бу сүзләрне Хәмзә кычкырып әйтмәде. Ул шулай уйлады гына. Дөресрәге, инде ачыла башлаган теле бу җаваптан кабат әйләнмәс дәрәҗәгә килде. Башка сыймаслык хәл бит! Хәмзә каршында аның белән хушлашкандагы яп-яшь Рәхилә түгел, ә өлкән хатын басып тора. Ничек болай була инде бу?

— Хәмзә, син зинһар өчен дулкынланма! — дип аның уйларын бүлде Рәхилә. — Хәзер барысын да тәртибе белән сөйлим. Ни өчен шундый өлкән булуыма гаҗәпләнәсең инде, шулаймы? Ләкин бу олыгаю вакыт аша күчүгә бөтенләй бәйләнмәгән. Сәбәбе башка…

Ахыры бар