Зәрия апа кунаклар каршы алырга ярата, әмма бу юлы килүчеләрнең шулкадәр күп булуы аны аеруча гаҗәпләндерде. Бигрәк тә 14 нче лицей укучылары тарафыннан махсус әзерләнгән шигырьләр ветеранның күңеленә тирән үтеп керде. Балаларның ихлас чыгышлары бәйрәмгә аерым җылылык өстәде.

Рәсми рәвештә 94 яшь тулса да, чынлыкта Зәрия Нәбиулла кызына 96 яшь икән. Әйтүенчә, ниндидер сәбәпләр аркасында, ул заманда яше киметеп язылган. Сугыш елларында ул, әле кечкенә генә булуына карамастан, олылар белән беррәттән урман әзерләүдә катнаша, фронт өчен киемнәр бәйли. Нәкъ шул елларда ул авыр хезмәткә чыныга.

Түбән Камага ул тормыш иптәше белән зур төзелеш елларында килә. Шәһәрнең үсешенә үз өлешен кертә, шул исәптән үзәк мәчет төзелешендә дә катнаша, аннары озак еллар шунда хезмәт куя.

37 нче микрорайонның территориаль иҗтимагый үзидарә советы (СТОС) рәисе Рәхилә Корбангалиева аның актив тормыш рәвешен болай дип бәяли: «Рамазан аенда ифтарлар уздырдык. Ул, ике таягына таянып булса да, шунда килде. Бик актив әби: уразасын тота, көненә биш вакыт намазын укый».

Зәрия Нәбиулла кызы — зур, тату гаилә әгъзасы: өч бала анасы, күпсанлы оныклар һәм оныкчыклар әбисе. Күршеләре дә аны олы хөрмәт белән искә ала. Хәзер дә ул актив тормыш алып бара: скандинавия йөреше таяклары ярдәмендә төрле очрашуларга йөри, кешеләр белән аралаша.

Кызы Гөлфия Шәрифуллина әнисенең тормышка дәртен тасвирлап: «Ул һәрчак актив булды. Гел укырга чакыралар иде. Үзенең дус әбиләрен җыеп, барысыннан алда йөри иде. Бик хәрәкәтчән кеше ул!» — ди.

Зәрия Вәлиуллинаның озын гомер сере дә гади: сәламәт яшәү рәвеше, даими хәрәкәт, тырыш хезмәт һәм кешеләргә карата ихлас мәхәббәт. Аның тормыш юлы — түземлек, ныклык һәм рухи көч үрнәге.

Туган көн мәҗлесенә җыелган кунаклар, изге теләкләрен җиткереп, алдагы очрашуны да билгеләде — алар Зәрия апаның 100 яшьлек юбилеен да шушы ук җылы мохиттә бергәләп каршы алырга сүз куешты.