Чәчү кампаниясе кысаларында 14,7 мең гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тукландыру һәм тырмалау, 33,7 мең гектарда дым каплау, шулай ук 24,3 мең гектарда сабан культураларын чәчү планлаштырыла.

Эшләр график буенча алып барыла, дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов.

Көзге культуралар 8,1 мең гектар мәйданны били. Районда 1 165 гектар сугарыла торган җир бар, алар бәрәңге һәм яшелчә үстерү өчен кулланыла.