«Татавтодор» җәмгыяте төзүчеләре Кама Аланы — Ширәмәт трассасы участогында юл эшләренә кереште.

Шуңа бәйле рәвештә әлеге кисемтәдә транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк.

Машина йөртүчеләрдән юл хәрәкәте кагыйдәләрен, билгеләр таләпләрен үтәүләрен, шулай ук әйләнгеч юлның маршрутларын алдан уйлап куярга сорыйлар. Чикләүләр эшләр тәмамланганчы гамәлдә булачак.