Бу вакыт эчендә 70 программа әзерләнде. Аның алып баручысы һәм авторы — Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов. Ул һәр җомга тамашачыларны авыр хәлдә калган шәһәрдәшләр белән таныштыра.
Мисал өчен, Нәгыймовлар гаиләсе. Рамилнең тумыштан сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле: инвалид арбасына утыра, ләкин моңа карамастан, төшенлеккә бирелми. «Аллага шөкер, бөтенесе дә әйбәт», — ди ир-егет.
Салих хәзрәт Ибраһимов билгеләп үткәнчә, элек-электән күршеләр — иң якын кешеләр булган: авыр көндә дә, шатлыкта да. Проектның төп максаты — шушы ярдәмчелек гадәтен яңарту.
Очрашу «База» креатив үзәгендә узды. Программа әзерләүче командага һәм геройларга бик күп җылы сүзләр әйтелде. Тапшыру НТР каналында һәр җомга эфирга чыга, рус һәм татар телләрендә тәкъдим ителә.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX