Бу чараның унынчы тапкыр оештырылуы милли гаиләләр арасында зур кызыксыну тудырды. Ике этапта уңышлы рәвештә үткән фестиваль милли гаиләләрнең иҗат мөмкинлекләрен яктыртты. Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ижау шәһәрләреннән, Татарстанның данлыклы шәһәрләре — Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга вәкилләре, шулай ук Актаныш, Арча, Нурлат районнарыннан матур гаилә командалары чарада актив катнаштылар.

Бу фестиваль-бәйгенең төп максаты — татар халкының бай гаилә традицияләрен саклап калу һәм үстерү аша балаларда туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү, шулай ук гаилә иҗатын җанландыру иде.

Бәйгедә катнашучыларның тел байлыгы, иҗади осталыгы, милли образлар буенча чыгышларын Фирдәвис Ханов, Васил Камалов, Мансур Ганиев, Гөлсинә Галиуллина, Рәзинә Хәйдәрова катнашындагы мәртәбәле жюри бәяләде.

Ун еллык тарихы булган бәйгене югары дәрәҗәдә оештыруда мөһим өлеш керткән «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте генераль директоры, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Сәлаховка, «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизовага, «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Галиуллинага чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Аларның матди ярдәме безнең мәдәни чарабызны уңышлы уздыруда зур роль уйнады.

Быелгы бәйге Габдулла Тукайның 140 еллыгы һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылды. Ике әһәмиятле дата бергә килеп, безгә үткәннәрне, рухи мирасыбызны искә төшерү, милли байлыгыбызны саклау һәм төрле милләт вәкилләре арасындагы бердәмлекне, дуслыкны ныгыту мөмкинлеге бирде. Бәйгедә катнашучылар милли горурлык, туган тел, халыклар дуслыгы темаларын үз иҗатларында чагылдырдылар.

Фестиваль бик күңелле булды! Зал тамашачылар белән тулы иде — һәрбер чыгыштан соң алкышлар һәм чын күңелдән рәхмәт сүзләре яңгырады. Сәхнәдә күтәренке рух, уңай энергия тоелды: бу атмосфера залны үзенә җәлеп итте, һәркемдә шатлык һәм горурлык хисләре тудырды.

Барлык катнашучылар төрле номинацияләрдә җиңүгә ирештеләр, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Конкурс йомгаклары буенча Актаныш авылының 7 нче «Алтынчәч» балалар бакчасыннан Бикмөхәммәтовлар гаиләсе барлык биремнәрне яхшы үтәп, абсолют җиңүче булды, Гран-при яулады.

«Халык җыры» номинациясендә — Түбән Кама шәһәренең 83 нче «Умырзая» балалар бакчасыннан Корбановлар гаиләсе; «Нәфис сүз» номинациясендә — Яр Чаллы шәһәренең 109 нчы «Курай» балалар бакчасыннан Усмановлар гаиләсе; «Халык биюе» номинациясендә — Түбән Каманың 93 нче «Әллүки» балалар бакчасыннан Нуруллиннар гаиләсе беренче урыннарны яуладылар.

Фестиваль тәмамлангач та, аның рухы чәй өстәле янында да дәвам итте — дуслык, ихласлык һәм туган ил турында җылы әңгәмәләр белән үрелеп барды. Җылы мөнәсәбәтләр һәм дуслык хисе белән тулы булган бу вакыт күңелләрдә озак сакланырлык хатирәләр калдырды. Катнашучылар да, тамашачылар да уңай хисләр алды — күпләр үз гаиләләре өчен чын күңелдән горурландылар.

Чара ахырында залда ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. «Сезнең чараны оста оештыруыгыз, һәр детальгә игътибарыгыз һәм салган энергиягез чын мәгънәсендә могҗиза тудырды!» — дип белдерүчеләр бик күп булды. «Сезнең идеяләрне тормышка ашыра белүегез безне дә илһамландырды, рәхмәт сезгә!» — дигән фикерләр дә еш яңгырады.

Бәйгедә җиңүчеләр мондый чараның тарихи һәм социаль әһәмиятен ассызыкладылар. Мондый уңай чаралар вакыт узган саен көнүзәклеген югалтмый, гаилә бердәмлеген ныгыта, үзара аңлашу, мәхәббәт һәм горурлык хисләрен үстерә. Бу — өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә бик мөһим тәрбия чарасы.

Гаилә — илнең нигезе. Гаиләләр нык һәм тату булса, илебезнең киләчәге дә нык булыр. Балаларның бәхете гаиләдәге мәхәббәт, тынычлык һәм үзара аңлашуга бәйле. Балаларыбызга бәхетле тормыш тәэмин итү — безнең иң мөһим бурычыбыз. Шуңа күрә бәхетле гаиләләр төзеп, киләчәк буын бәхете өчен тырышырга кирәк.

Фестиваль чынлап та бик дустанә шартларда узды. Катнашучылар да, тамашачылар да чарага югары бәя биреп, мондый зур проектны киләчәктә дә дәвам итүнең мөһимлеген тагын бер кат расладылар.

Лилия Гыймранова, 83 нче балалар бакчасы мөдире