«Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк», — дигән борынгылар. Бу чыннан да шулай: үткәннәр — ул әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр һәм йолалар. Үз җырыбызны, моңыбызны үзебез сакламасак, аларны кем саклар? Үсеп килүче буыннарга нинди мирас калыр? Узган чорларны кем хәтерләр, чал тарихыбызга кем борылып карар икән?
Менә шушындый уйлар белән без, 47 нче балалар бакчасында, хезмәткәрләр һәм әти-әниләр белән берлектә, «Музейда — тарих чагылышы» дип исемләнгән мини-музей оештырырга булдык. Музей бит ул — мәдәниятне, сәнгатьне саклый һәм өйрәнә торган урын. Безнең максат — бакчабызда тәрбияләнүче балаларны татар халкының яшәеше, милли үзенчәлекләре белән якыннанрак таныштыру.
Мини-музей татар өе рәвешендә җиһазландырылды. Биредә халкыбызның борынгы көнкүреш әйберләре тупланган: бала бишеге, җиз самавыр, кулдан сугылган чигелгән сөлгеләр, мендәрләр, татар халкының йөзек кашы булган сандык, чигүле көянтәләр, йон эрли торган каба, орчыклар, моңлы гармун һәм башка бик күп экспонатлар.
Төрле чараларга әзерләнгәндә, халкыбызның тормышы-көнкүрешенә караган төшенчәләрне аңлатканда, әлеге экспонатлар зур ярдәм итә. Милли сәнгать әсәрләрен өйрәнү дә шушы әйберләр аша алып барыла. Шуны да әйтергә кирәк: балалар бу экспонатлар аша татар халкының тырыш, пөхтә, уңган һәм мәдәниятле булуына соклануларын белдерәләр.
Әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен балаларга җиткерүдә төрле чараларның роле зур. Даими рәвештә уздырылып килә торган «Сабантуй», «Сөмбелә», «Нәүрүз», «Әбием сандыгы», «Карга боткасы», «Аулак өй» кебек бәйрәмнәрне оештырганда да музей материалларын киң кулланабыз.
Бакчабызда кунаклар да еш була. Музейда булу аларда аеруча зур тәэсир калдыра. Балаларыбызның халкыбыз тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белүе, аларга кызыксыну күрсәтүе кунакларда соклану уята.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: телебезне, милләтебезне саклап калуда, туган җиребезгә һәм халкыбызның үткәненә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүдә бакчабызда оештырылган әлеге мини-музейның роле гаять зур. Чөнки милли гореф-гадәтләргә һәм йолаларга нигезләнгәндә генә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары үзләренең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын тулысынча үти ала.

MAX