2026 елда шәһәр һәм районда 55 объект төзекләндереләчәк. Программа кысаларында юлларны һәм тротуарларны капиталь ремонтлау, ут баганаларын, эскәмияләрне һәм чүп савытларын урнаштыру каралган.

Моннан тыш балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк, машина кую урыннары тәртипкә китереләчәк, каты көнкүреш калдыкларын җыю мәйданчыклары яңартылачак.

Халык белән очрашу 13 апрельгә кадәр узачак. Фикер алышуда катнаша алмаучылар үз тәкъдимнәрен экранда күрсәтелгән телефон номерлары буенча шалтыратып хәбәр итә алалар.