Шимбә, 4 апрельдә, Татарстанда төнлә аз гына яңгыр яварга мөмкин, ә көндез явым-төшемнәр көнчыгыш районнарда гына урыны белән көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.
Машина йөртүчеләргә игътибарлы булу сорала. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә томан фаразлана. Җил — көньяк-көнбатыштан, тизлеге 5–10 м/с, көндез кайбер урыннарда 14 м/с кадәр көчәюе ихтимал.
Төнлә республикада температура +2…+7 градус, көндез Татарстан буенча +10…+15 градус булачак.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX