Юбилей уңаеннан шәһәрдә төрле мәдәни, белем бирү һәм спорт чаралары уздырыла. «Апуш» үзәк балалар китапханәсе дә бу күркәм бәйрәмнән читтә калмый, үз өлешен кертә. Китапханәдә оештырылган белем бирү һәм уен чаралары, тарихи күргәзмәләр балаларда туган шәһәренә, туган җиренә карата ихтирам һәм мәхәббәт хисләре тәрбияли.
Шушы чаралар кысаларында Үзәк балалар китапханәсендә «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены үткәрелде. Анда Түбән Кама медицина көллиятенең беренче курс студентлары катнашты. Уен өч раундтан торды һәм катнашучыларга шәһәрнең бай тарихын, мәдәни мирасын тирәнрәк ачарга мөмкинлек бирде.
«Шәһәр тарихы» раундында студентлар Түбән Кама үсешендә мөһим роль уйнаган төп даталарны һәм вакыйгаларны искә төшерделәр. Алар шәһәр төзелеше чорындагы авырлыклар белән таныштылар, Түбән Кама төзелешендә катнашкан фидакарь кешеләрнең хезмәте турында белделәр.
«Мәдәни мирас һәм истәлекле урыннар» раундында катнашучылар шәһәрнең парклары, музейлары, архитектура объектлары һәм мәдәни мәйданчыклары турында белемнәрен сынадылар. Биремнәр шәһәр объектларына яңача караш белән карарга, аларның әһәмиятен аңларга ярдәм итте.
«Шәһәр кешеләре һәм казанышлар» раунды Түбән Каманың күренекле шәхесләренә багышланды. Студентлар шәһәр үсешенә зур өлеш керткән Н. В. Лемаев, Н. Ф. Кайманов кебек шәхесләр турында белделәр, шулай ук төрле елларда шәһәрне җитәкләгән җитәкчеләр турында да мәгълүмат алдылар.
Уен барышында катнашучылар өчен белгечләр тарафыннан әзерләнгән видео-сораулар тәкъдим ителде, шәһәр турында видеосюжетлар күрсәтелде. Студентлар үз белемнәрен генә күрсәтеп калмыйча, Түбән Каманың барлыкка килү тарихы, беренче төзүчеләре, күренекле шәхесләре һәм истәлекле урыннары турында да күп кенә яңа мәгълүмат тупладылар. Бу исә аларга туган шәһәрләрен тирәнрәк аңларга, аның бай тарихы белән горурланырга мөмкинлек бирде.
Киләчәктә дә без шәһәр тарихын популярлаштыру, яшь буында туган якка мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендә эшебезне дәвам итәчәкбез. Юбилей чаралары безгә яңа идеяләр, яңа дуслар һәм яңа мөмкинлекләр бүләк итте.
MAX
