Әлеге эш коммуналь хезмәтләр тарафыннан башкарыла. Моннан тыш идарәче компанияләр ишегалларын, подъездларны һәм балалар мәйданчыкларын тәртипкә китерәләр. Шәһәр хезмәтләре карамагында — парклар, пляжлар һәм юл буе зоналары. Гараж кооперативларына һәм бакча ширкәтләренә аерым игътибар бирелә: анда рөхсәтсез барлыкка килгән чүплекләр юк ителергә тиеш.

Көчле су агымы башта пыяла, аннары эскәмиядәге тузанны юып төшерә. Тукталышларның бар ямен бозып торган белдерү кәгазьләре белән эш катлаулырак. Өслеккә зыян килмәсен өчен миллиметрлап кырырга кирәк. Бригада көненә шулай 7-10 тукталышны ялт иттерә.

Барлыгы 200ләп тукталыш павильонын юасы бар. Моннан тыш, коммуналчылар юл буендагы бордюрларны да чистарталар. Монда махсус техника ярдәмгә килә. Эш комплекслы алып барыла.

Бу — чисталык һәм машина йөртүчеләр иминлеге өчен дә кирәк. Күпер киртәләре кыш буена шактый тузанланган. Автомбильчеләр аларны төнлә күрмәскә дә мөмкин. Түбән Камада санитар-экологик икеайлык 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Шәһәр урамнарын җыештыруда торак-коммуналь хуҗалыгы, предприятие эшчеләреннән тыш, мәктәп укучылары, студентлар, оешма хезмәткәрләре дә катнаша.