Алдау ысулы гади — чын наклейка өстенә үзләренекен ябыштыралар.
Кодны сканерлаганда зыян күрүче ялган сайтка эләгә һәм карта мәгълүматларын яки аккаунттан парольне шунда кертә. Акча исә мошенникларга китә.
Белгечләр наклейканың тышкы кыяфәтенә игътибар итәргә киңәш итәләр. Әгәр код шикле күренсә: кыек яки искесе өстенә ябыштырылган икән — бу самокатны арендага алмау хәерле булыр.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
