Озакламый хатын-кызга тагын бер кеше язган, янәсе аның аккаунтын «ватканнар» һәм зыян күрүчегә үзе тәкъдим иткән сылтамага күчәргә күндергән.
Соңыннан пенсионер белән үзен «Росфинмониторинг белгече» дип таныштырган ялган хезмәткәр элемтәгә чыккан. Ул чит илдән кемдер аның акчасына ышаныч кәгазе рәсмиләштергән һәм барлык чаралар шунда китәргә мөмкин, дип хәбәр иткән.
Куркуга төшкән пенсионер онлайн-гариза рәсмиләштереп, бер миллион сум күләмендә акчаны банкомат аша алган да, мошенниклар әйткән телефон номерларына күчергән.
Ләкин кара мәкерлеләр моның белән генә чикләнмәгәннәр. Икенче көнне алар янәдән элемтәгә чыгып, тагына 1,5 миллион сум акча таләп иткәннәр. Алдауны банк хезмәткәрләре туктаткан. Алар хатын-кызга сораулар биреп, аның шикле операцияләр турында белмәве ачыклаган. Шунда гына түбәнкамалы алданганлыгын аңлаган.
Хукук саклау органнары «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Рустам Сафин
MAX
