Кайнар линиягә халыктан 120 шалтырату килеп ирешкән. Гаризаларның күпчелеге ватылган пыялалар һәм балкон рамнарындагы ярыклар белән бәйле. Түбән Кама муниципаль районы матбугат сәркатибе Яна Комарова-Енькова шул хакта хәбәр итә.

Идарәче компанияләр һәм подрядчы оешма хезмәткәрләре хәзер 54 мөрәҗәгатьне эшкәртергә өлгергәннәр. 47 адрес буенча яңа тәрәзә рамнары ясау өчен кирәкле үлчәүләр ясалган. Биш очракта мөрәҗәгать итүчеләргә кире кагылган, һәм ике адрес буенча торгызу эшләре инде тулысынча тәмамланган.

Түбән Кама муниципаль районы матбугат сәркатибе билгеләп үткәнчә, барлык адресларны карап чыгуны 3 апрельгә тәмамлау планлаштырыла.

Материалларга заказ бирү һәм яңа конструкцияләр урнаштыру процессы үлчәүләр белән бер үк вакытта алып барыла һәм салынган зыян күләмен тулысынча каплаганчы дәвам итәчәк