Бронзадан эшләнгән фигура махсус операциядә һәлак булганнарга багышланган беренче мемориалның үзәгендә урнаштырылачак.
Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, бу — җәмгыятьнең изге бурычы: «Без кыска вакыт эчендә һәйкәлне төзеп бетерергә, барлык исемнәрне мәңгеләштерергә ниятлибез. Аллаһы боерса, башка югалтулар булмасын иде. Җиңү тизрәк килсен, геройларыбызны туган якта каршы алыйк», — диде ул.
Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин исә мемориалның мәгънәсен ассызыклап: «Бу мемориал тормыш бәясен, тынычлыкның кыйммәтен искәртеп торачак. Үз гомерләре бәрабәренә караңгылыкны җиңәргә ирек бимәгән геройларыбыз турында хәтерне саклаячак», — диде.
Мемориал тыл хезмәтчәннәренә багышланган һәйкәлгә каршы якта урнаштырылачак. Аның концепциясе җәмәгать оешмалары, сугыш ветераннары һәм батырларча һәлак булган сугышчыларның туганнары катнашында эшләнгән. Үзәк элемент — әлегә эшләнеп бетмәгән шигарь белән вертикаль стела булачак.
Комплекс тулысынча Җиңү мәйданы стилендә — ак һәм карасу-соры граниттан төзеләчәк. Плитәләрдә сугышчыларның фамилияләре, инициаллары, туган һәм һәлак булган даталары уеп язылыр дип уйланыла.Һәлак булган Александр Комаровның әнисе Венера Хәсәншина: «Безнең улларыбыз, бабалары кебек үк, гаять зур батырлык күрсәтте, Ватанга чиксез мәхәббәтләрен раслады. Бу обелиск илебезне саклап һәлак булганнарга баш ия торган изге урын булыр», — дип ассызыклады.
Яңа объект — киләчәк мемориаль комплексның бер өлеше генә. Алга таба православ һәм мөселман зиратларында да истәлек монументлары булдыру күздә тотыла. Моннан тыш, мемориаль часовня төзү тәкъдиме дә карала.
Сугыш хәрәкәтләре ветераны Заур Моратов фикеренчә, һәйкәл ачу — батырлар истәлегенә тирән ихтирам билгесе: «Мин дә махсус операциядә энекәшемне югалттым, без бергә хезмәт иткән идек. Бу көн — һәркем өчен истәлекле: шәһәр халкы геройларны искә алырлык урынга ия булачак», — диде ул.
Тагын бер ветеран Илья Гайфуллин да үз хисләре белән уртаклашты: «Улымны югалттым, үзем дә махсус операциядә булдым, күп егетләрне югалттык. Бу — зур кайгы. Әлеге һәйкәл безнең йөрәкләрдә мәңгелек хәтер булып сакланыр», — дип сөйләде ул да.
Әлеге мемориал «Түбән Кама-60» программасы кысаларындагы объектларның берсе булып тора. Төзелеш эшләре киләсе атнада ук башланачак, ә ачылыш шәһәрнең туган көненә планлаштырыла.

MAX
