Татарстанның Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, бу чара «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты кысаларында узды һәм яңа бизнес-идеяләрне тормышка ашыру өчен бер уңайлы мәйданчык булды.

Форумда яшь эшмәкәрләр киң колачлы проектлар тәкъдим итте — гади һөнәрләрне үзләштерүдән алып, заманча югары технологияле эшләнмәләргә кадәр. Финалга 12 команда чыкты. Болар — Казан, Минзәлә, Буа, Кама Тамагы, Теләче, Тәтеш, Бөгелмә һәм Сарман районнары данын яклаучылар.

Проектлар арасында, аерым алганда, инновацион эшләнмәләр зур игътибарга лаек булды: экологик продукция җитештерү, балаларның үсешенә ярдәм итүче кече роботлар булдыру, GPS-трекерлы аксессуарлар эшләү. Шулай ук, катнашучылар заманча бизнес-модельләргә дә кызыксыну күрсәтте — татар милли ризыклары пешерүдән алып, милли бизәкләр төшерелгән киемнәр тегү аша милли гореф-гадәтләрне саклауга багышланган проектлар тәкъдим ителде.

«Балалар уен рәвешендә финанс грамоталылыгын һәм эшмәкәрлек фикерләү нигезләрен үзләштерә. Шулай ук, алар үз идеяләрен тәкъдим итәргә, командада уңышлы эшләргә һәм үз проектларын белгечләр алдында якларга өйрәнәләр. Иң мөһиме — алар реаль эш тәҗрибәсе ала, бу исә аларга киләчәктә һөнәри юлны сайлауда ярдәм итәчәк, ә күпләр өчен, үз эш бизнесларын башлап җибәрүгә этәргеч булачак. Бу юнәлештәге эшләр киләчәктә Татарстан икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итәргә сәләтле булган кадрларны формалаштыра», — дип сөйләде Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары — Эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова.

Минзәлә, Буа һәм Сарман командалары 3 номинациядә иң яхшылары дип табылды. Җиңүчеләргә «Сколково» һәм Мәскәүнең әйдәп баручы башка инновацион мәйданчыкларына сәфәр кылу мөмкинлеге биреләчәк. Җәлил бистәсенең икенче номерлы урта мәктәбенә һәм Казанның 146нчы лицеена эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итүче сертификатлар тапшырылды.

«Мәктәп бизнес-старты» проекты Татарстан Рәисенең карары нигезендә өченче ел үткәрелә. 2022-2025 еллар аралыгында бу проектта 45 300 укучы катнашты, шуларның 21 меңнән артыгы — кече шәһәрләрдән һәм авыллардан.