Контрактчылар шәһәргә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән. Алар Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзегәннән соң, гуманитар ярдәм пунктында кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән.
Букчаларга озак саклана торган азык-төлек, кием-салым, шәхси гигиена чаралары һәм йокы капчыклары салынган. Волонтерлар сүзләренчә, фронт шартларында һәр әйбер аеруча мөһим.
Гуманитар ярдәм үзәгендә эш тәүлек әйләнәсе дәвам итә. Биредә госпитальләр һәм хәрбиләр өчен гуманитар йөкләр туплана, сортларга аерыла һәм төрле юнәлешләргә озатыла.
Волонтерлар билгеләп үткәнчә, ярдәм җыюда шәһәр халкы актив катнаша. Битараф булмаган кешеләр кирәкле әйберләр алып килә, акчалата ярдәм күрсәтә һәм гуманитар инициативаларга кушыла. Нәкъ менә уртак көч белән фронттагы хәрбиләргә һәм госпитальләргә даими булышалар.
Альбина Вәлиева
MAX
