Чарада шәһәргә эш сәфәре белән килгән Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Яңарту эшләре быел ук башланачак һәм 2027 елда — «Түбән Кама Нефтехим»ның 60 еллыгына тәмамланачак. Химиклар көне уңаеннан, шәһәрдә кунаклар өчен бай эчтәлекле программа әзерләнә.
Интерактив мәйданчыклар, мастер-класслар, фотозоналар… Химиклар көне уңаеннан, төп тантана Боз сараенда узды. Бәйрәмгә гомерләрен нефть һәм химия тармагы белән бәйләгән түбәнкамалылар чакырыла.
Түбән Камада Химиклар көнен республика күләмендә билгеләп үтү — күркәм традиция. Безнең шәһәр — Россиянең химия һәм нефть химиясе сәнгатенең төп үзәкләренең берсе. Бу тармакның иң зур горурлыгы — хезмәткәрләр, дип белдерде Татарстан рәисе. Татарстан башлыгы аларга котлау сүзләрен җиткерә һәм лаеклы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләрен тапшыра.
Түбәнкамалылар өчен Химиклар көне — елның төп бәйрәме дияргә була. Шәһәр тарихы белән сәнәгать тармагы үзара тыгыз бәйләнгән. Бергә үсештә.Бүләкләү тантанасы концерт чыгышлары белән үрелеп бара. Кунаклар алдында Россия һәм Татарстан артистлары чыгы ясый.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
