28 майда Түбән Кама районында җитди юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Авария нәтиҗәсендә ике кешенең, шул исәптән балигъ булмаган баланың гомере өзелгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада» автомобилен йөртүче каршы як полосага чыккан һәм BMW машинасы белән бәрелешкән. Бу хакта Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фаҗигадә «Лада» йөртүчесе һәм аның 5 яшьлек пассажиры урында ук һәлак булган. Хәзерге вакытта авариянең барлык нечкәлекләре ачыклана.
Рустам Сафин
MAX