3 июньдә түбәнкамалылар һәм шәһәр кунаклары милли бәйрәм Сабантуйга бүләкләр җыюда катнаша алачак.
Арбага җигелгән ат 16:30 сәгатьтә Кайманов урамындагы 11 йорттан юлга кузгалачак һәм Габдулла Тукай исемендәге паркка кадәр барачак. Юлда ике тукталыш булачак:
• Химиклар проспектындагы 72Б йорты янында;
• Мәктәп бульвары урамындагы 7/2 йорты янында.
Һәр тукталышта түбәнкамалыларга театрлаштырылган музыкаль тамаша күрсәтеләчәк, ә теләгән һәркем Сабантуй уеннарында һәм спорт ярышларында катнашучылар өчен бүләкләр җыюда катнаша алачак.

Альбина Вәлиева
MAX
