Якыннарга сәламәтлек теләп, үлгәннәр рухына дога кылалар, мохтаҗларга хәер өләшәләр, бәйрәм вәгазе тыңлыйлар. Корбан бәйрәме уңаеннан Җәмигъ мәчеткә меңләгән мөселман килә. Бина эчендә урын бар кешегә дә җитми. Шуңа да күпчелек шәһәрдәшләргә гает вәгазен урамда тыңларга туры килә. Бәйрәм намазы да мәчет тирәсендә укыла.

Гает намазына Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев, предприятие җитәкчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре дә киләләр. Догаларны укыганда, беренче чиратта, махсус хәрби операция җиңү белән тәмамланып, егетләребез исән-сау өйләренә кайтсыннар дип сорыйбыз, ди алар. Гает намазын укырга 6400 якын мөселман килә.

Корбан Гаете хаҗ тәмамлануын аңлата. Быел бәйрәмне йөзгә якын шәһәрдәш Мәккәдә каршы ала. Делегацияне — Салих хәзрәт Ибраһимов җитәкли. Мәчеткә килүчеләр алдында Булат хәзрәт Баһаутдинов чыгыш ясады.

Бәйрәмнең төп йоласы — корбан чалу. Быел ул районда гына оештырыла. Иске Чишмә авылында һәм Кама Аланы бистәсендә махсус урыннар әзерләнә. Корбан ите өч өлешкә бүленә. Берсе — ятимнәргә, икенчесе — туганнарга яки күршеләргә таратыла. Калганын хуҗа кеше үз гаиләсенә калдыра.

Бәйрәм чаралары «Гаилә» паркында дәвам итә. Биредә һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба алды: спорт уеннары, осталар ярминкәсе, концерт дисеңме? Барысы да була.