Капчык киеп йөгерделәр, аркан тартыштылар, көянтә белән су ташыдылар. 42нче балалар бакчасында Сабантуй гөрләп узды.

Татар халкының милли бәйрәмен оештыруда «Сөенеч» театры ярдәм итә. Бу инде матур гадәткә кереп бара. Зур тамашада кечкенәләр төркеменнән алып, чыгарылыш группаларга кадәр катнашалар. Көрәш батырын да ачыклыйлар. Җиңүчегә — әтәч.

Сабантуйның кызган чагы. Берәүләр — капчык киеп йөгерә, икенчеләр — көянтә белән су ташый. Калганнар игътибар белән көрәш барышын күзәтә. Нәни батырларга җанатарлар көч биреп тора.

Малайлар беренче тапкыр көрәшеп карыйлар. Хөкемдар ролендә — тәрбияче апалары. Көрәш батырын әтәч белән бүләклиләр.

«Бүген без 42нче балалар бакчасында Сабантуй бәйрәмен оештырабыз. Театрыбызда — яңа команда. Без Түбән Камада гына түгел, Яр Чаллы шәһәрендә, Минзәләдә, Актанышта милли бәйрәмне оештырабыз», — ди «Сөенеч» театры җитәкчесе Вәсилә Исмәгыйлева

42нче балалар бакчасында Сабантуй үткәрү матур гадәткә кергән. Чөнки тәрбиячеләр яшьләрнең халкыбызның рухи мирасын, гореф-гадәтләрен белүләрен телиләр. Бәйрәмне оештыруда «Сөнеч» театры ярдәм итә.

Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп бара. Нәни дусларга кунакка яраткан әкият геройлары да килә. Сабантуй шулай күңелле итеп уза — оештыручылар киләсе елда да балаларны бер мәйданга җыярга планлаштыра.