Балаларга Татарстан тарихының мөһим фактлары җиткерелде. Сугыш елларында республиканың якынча 700 мең улы һәм кызы фронтка киткән. Бу чорда Татарстан иң зур сәнәгать үзәкләренең берсенә әверелгән, анда 70тән артык эвакуацияләнгән завод урнаштырылган.
Укучылар Евгения Гайдар-Голикованың «Әти Совет иле өчен сугышка китә» хикәясеннән өзек укыдылар, шулай ук герой-балалар, хәрби батырлык һәм тыл хезмәте турындагы китаплар белән таныштылар.
Шуннан соң «Мәрхәмәтлек чәйнеге» дигән мастер-класс үткәрелде: балалар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен пакетларга шифалы үлән чәйләре тутырдылар, анда үзләренең җылы теләкләре язылган хатлар да салдылар.
Альбина Вәлиева
MAX
