Авыр балачак
Нәфисә Хуҗаҗан кызы 1936 елның 28 мартында Түбән Уратма авылында дөньяга килә. Балачагы Бөек Ватан сугышы елларына һәм сугыштан соңгы авыр чорга туры килә. Әтисе Хуҗаҗан сугышка китә һәм, бер аягын югалтып, туган ягына әйләнеп кайта. Әмма гаиләне сынаулар моның белән генә тәмамланмый. Әнисе каты авырый, өч балалы гаилә зур мохтаҗлыкта яши.
Нәфисә кечкенәдән үк тормышның ачысын-төчесен татый. Ул иртәдән хезмәткә өйрәнә, өй эшләрендә булыша, авырлыклар алдында сыгылып төшмәскә өйрәнә. Унсигез яшенә Җиткәч, тормыш кыенлыгы аны читкә эш эзләп китәргә мәҗбүр итә. Ул елларда авыл яшьләрен Горький өлкәсенә торф чыгару эшенә Җибәрәләр. Эш шартлары бик авыр була. Эшчеләр төнлә үк торып, пароход белән озын юл үтәләр, сазлыкларда озын кунычлы итекләрдән торф казыйлар. Кич Җиткәч кенә өйләренә кайтып егылалар. Бу хезмәт яшь кызлардан зур түземлек һәм ихтыяр көче таләп итә. Әмма башка чара булмаганга, алар бар авырлыкны сабырлык белән күтәрәләр.
Язмыш очраштырган пар
Нәфисә белән бергә Ташлык авылыннан Фатыйма исемле хатын да эшли. Ул Мәсгуть Гайфетдиновның күршесе була. Мәсгуть Гайнетдин улы 1934 елның 10 августында Ташлык авылында туа. Армия сафларында хезмәт итә, тырыш, намуслы, эшчән егет булып таныла. Фатыйма Нәфисәнең тыйнаклыгына, уңганлыгына, ачык күңеленә соклана һәм яшьләрне таныштырырга була.
1957 елның кышында Фатыйма белән Мәсгуть Түбән Уратма авылына, Нәфисә янына юл тоталар. Ул вакыттагы авыл йоласы буенча кызны кич белән яки таң алдыннан алып китү гадәте була. Башта Нәфисәнең әтисе Хуҗаҗан ризалык бирми. Төн уртасында килеп төшкән таныш булмаган кешеләргә ул ышанып бетерми. Әмма шул төнне күргән хәерле төшеннән соң фикерен үзгәртә һәм иртән кызына хәер-фатихасын биреп озата.
Юлда яшьләрне тагын бер сынау көтә. Нәфисәне яратып йөргән егет иптәшләре белән аларны төп юлда көтеп тора. Шуңа күрә Мәсгуть белән Фатыйма кызны башка юлдан алып китәргә мәҗбүр булалар. Шулай итеп, язмыш кушуы буенча, Нәфисә Ташлык авылына килен булып төшә. Озакламый яшьләрнең никахы укыла, ә ике көннән соң алар ЗАГСта рәсми рәвештә язылышалар. Шулай итеп, 1957 елның 7 ноябрендә яңа гаиләгә нигез салына.
Уртак йорт — уртак язмыш
Ташлык авылының матур табигате яшь гаиләне үз итә. Яшел болыннар, куе урманнар, Чулман буендагы гүзәл күренешләр аларның гомер юлдашына әверелә.
Җитмеш ел эчендә Нәфисә белән Мәсгуть үз көчләре белән ике йорт салалар. Дүрт ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр, аларга белем һәм хезмәт тәрбиясе биреп, олы тормыш юлына чыгаралар. Бүген аларның ун оныгы һәм алты оныкчыгы бар. Балалары һәрчак әти-әниләре янында, аларның хәлен белеп торалар. Бәйрәмнәрдә, мөмкинлек чыккан саен, зур гаилә туган йортка Җыела. Бер өстәл артына утырып, чәй эчәләр, үткәннәрне искә алалар, күңел Җылысын бүлешәләр. Мондый очрашулар гаиләнең иң кадерле традициясенә әверелгән.
Озын гомер сере
Нәфисә белән Мәсгутьнең сәламәт һәм озын гомерле булуларының сере, мөгаен, тормышка булган мәхәббәтләрендә һәм сәламәт яшәү рәвешендәдер. Алар күп еллар дәвамында һәр иртәне бергәләп зарядка ясаудан башлыйлар. Бу гадәт алар өчен физик күнегү генә түгел, ә үзара бердәмлекнең, тәртипнең һәм тормышка уңай карашның ачык чагылышы.
Гомер көзенең алтын мизгелләре
2026 елда Нәфисә белән Мәсгуть Гайфетдиновларның бергә тормыш коруларына Җитмеш ел тула. Бу еллар эчендә алар сугыш афәтләренең кайтавазын да, яшьлек хезмәтенең авырлыгын да, йорт салу мәшәкатьләрен дә, бала үстерү шатлыгын да кичергәннәр.
Бүген икесенең дә яше туксаннан узган. Әмма күзләрендәге яшәү дәрте, бер-берсенә булган Җылы мөнәсәбәтләре һаман да сүрелмәгән. Аларга карап, чын мәхәббәтнең вакытка буйсынмавына тагын бер кат инанасың.
Нәфисә белән Мәсгуть Гайфетдиновларның тормыш юлы — гади авыл кешеләренең бөек язмышы. Бу язмышта хезмәт тә, сабырлык та, тугрылык та, бәхет тә бар. Ә иң мөһиме — Җитмеш ел буе сакланган мәхәббәт бар.

MAX
