10 августта Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында зыян күргән тагын биш кешене хастаханәдән чыгарганнар. Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте.
Хәзерге вакытта Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәсендә җиде пациент дәвалана. Тагын дүрт кеше Яр Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә һәм Республика клиник хастаханәсендә табиблар күзәтүендә.
Альбина Вәлиева
MAX