Түбән Камада ел башыннан бирле диспансеризация вакытында 1 329 төрле авыру ачыкланган. Алар арасында яман шешнең 100 очрагы бар. Күпчелек очракта чирне башлангыч чорында ук ачыклауга ирешкәннәр.

Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Эльза Гыйльметдинова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, диспансеризация «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Быел профилактик тикшерүләр 144,9 мең өлкән кешене һәм 55,1 мең баланы колачларга тиеш. Елның беренче җиде аенда өлкәннәрнең 62,5 проценты, балаларның 64,8 проценты тикшерелгән.

Табиблар халыкны диспансеризацияне вакытында үтәргә чакыра. Аның төп максаты — хроник авыруларны һәм сәламәтлеккә куркыныч янаган факторларны вакытында ачыклау.