Түбән Камада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе дәвам итә. Ел саен әлеге игелекле чарада йөзләгән битараф булмаган шәһәрдәш катнаша. Алар авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә балаларын яңа уку елына әзерләргә булыша.

Быел беренче сыйныфка барачак 2 879 баланың 652сенә хәйрия ярдәме кирәк. 2–11нче сыйныфларда белем алучы укучылар арасында исә мондый ярдәмгә 8 200дән артык бала мохтаҗ.

Акция август ахырына кадәр дәвам итәчәк. Мәктәп кирәк-яракларын Тукай урамындагы 18нче йортта урнашкан «Мәрхәмәтлелек» үзәгенә китерергә мөмкин.

«Ярдәм кулы сузган һәркемгә, аеруча сәнәгать предприятиеләребезгә, депутатларга, эшмәкәрләргә һәм шәһәребез халкына рәхмәт белдерәм», — диде Түбән Кама мэры Радмир Беляев «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.