Россиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның 38нче сезон концертында тамашачылар үзенчәлекле мизгелгә шаһит булды. Җырчының тугры тамашачылары булган гаилә булачак сабыйларының җенесен йөзләгән кеше алдында ачыкларга булды.

Концерт барышында сәхнәгә бер гаилә күтәрелде. Алар өчен бу мизгел аеруча дулкынландыргыч иде — булачак балаларының кем икәнен нәкъ менә концертта белергә теләделәр.

Бу мизгелдә Салават Фәтхетдинов та читтә калмады. Ул гаиләгә ярдәм итеп, кулына конверт алды һәм аны сәхнәдә ачты. Шунда зәңгәр шарлар пәйда булды. Димәк, гаиләдә малай туачак!

Булачак әти-әни сабыйларына җырчы хөрмәтенә Салават исемен кушарга вәгъдә итте. Сәхнәдәге җылы мизгел көчле алкышларга күмелде.