Түбән Камада сәламәтлекне тикшерү өчен хастаханәгә бару мәҗбүри түгел. Үзәк мәчет ишегалдында күчмә диспансеризация оештырылды.
Шәһәрдәшләр башта анкета тутыра, аннары табиблар юлламасы буенча кирәкле белгечләргә күренә һәм тиешле тикшеренүләр үтә.
Ленар Таҗиев күчмә диспансеризация турында телевизордан ишеткән. Профилактик тикшерүнең мөһимлеген аңлап, ул мондый мөмкинлектән файдаланырга булган.
Тикшерү берничә этапта уза. Шәһәрдәшләрнең буе һәм авырлыгы үлчәнә, кан басымы тикшерелә, кирәкле анализлар алына. Шулай ук ЭКГ һәм флюорография узу мөмкинлеге дә бар.
Күчмә медицина бригадасы Үзәк мәчеткә беренче тапкыр гына килми. Биредә мондый диспансеризация инде өченче ел оештырыла. Чарада волонтерлар да актив катнаша. Алар килгән кешеләрне каршы ала һәм анкета тутырырга ярдәм итә.
Табиблар сүзләренчә, диспансеризациянең төп максаты — авыруларны, шул исәптән яман шеш һәм хроник чирләрне, иртә стадиядә ачыклау. Бу исә дәвалауны вакытында башларга мөмкинлек бирә.
Киләсе күчмә диспансеризация 28 августта Үзәк мәчет ишегалдында узачак. Тикшеренүләрдән соң шәһәрдәшләрне кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйлау да инде күркәм традициягә әверелгән.
Альбина Вәлиева
MAX
