Менделеев урамындагы 26 нчы йортның Җаваплы вәкиле Фәридә Нигъмәтҗанова гуманитар ярдәм Җыю пунктына махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен дару препаратлары тапшырды.

Әлеге дарулар фронтка озатылачак. Аларны йортта яшәүчеләр белән бергәләп Җыйганнар.

«Күптән түгел дарулар Җыю турында хәбәр иттеләр. Безнең йортта яшәүчеләр тиз арада акча Җыйды, шул акчага кирәкле дарулар сатып алдык. Әлегә шуларны алып килдек, тагын да сатып алып тапшырачакбыз», — дип сөйләде Фәридә Нигъмәтҗанова.

Әлеге йортта яшәүчеләр шәһәрдә үткәрелә торган барлык хәйрия акцияләрендә дә актив катнаша. Алар махсус хәрби операция башланганнан бирле фронтка даими ярдәм итә: берничә тонна гуманитар йөк Җыйганнар, маскировка челтәрләре үрәләр, «коры душ» комплектлары әзерлиләр.

«Безнең йорт өч подъездлы. Анда яшәүчеләр махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен генә дә 800 мең сумнан артык акча Җыйды. Шундый киң күңелле, ярдәмчел кешеләр белән яшәвемә бик рәхмәтлемен», — диде Фәридә Нигъмәтҗанова.

Түбән Каманың актив волонтерларының берсе Эдуард Сопов та фронтка ярдәм итү эшенә ун яшьлек оныгы үрнәгендә кушылган. Берничә ай дәвамында ул «исән калу беләзекләре» үрә. Аларның саны инде йөздән күпкә артып киткән. Бүген ул бу эшне зур осталык белән башкара: һәр төене төгәл, һәр бау тиешле урынына туры китереп үрелә. Үзе әйтүенчә, моның сере гади. «Оныгым миңа барысын да аңлаешлы итеп өйрәтте, шуңа күрә хәзер эшем яхшы бара», — дип уртаклашты ул.

«Игелекле йөрәкләр» төркеменең гуманитар ярдәм кабул итү пунктында эш беркайчан да туктамый. Волонтерлар маскировка челтәрләре үрә, «исән калу беләзекләре», окоп шәмнәре һәм «коры душ» комплектлары әзерли. Бирегә битараф булмаган түбәнкамалылар гуманитар ярдәм дә алып килә.

Хәзерге вакытта оешмада чираттагы гуманитар ярдәм Җыю игълан ителгән. «Без йон һәм байка юрганнар, пледлар һәм япмалар Җыябыз. Бу — ашыгыч Җыем. Битараф булмаган түбәнкамалыларны тормыш өчен кирәкле әйберләр туплауда ярдәм итәргә чакырабыз», — дип мөрәҗәгать итте шәһәр халкына «Игелекле йөрәкләр» төркеме Җитәкчесе Лариса Орлова.

Юрган, плед һәм япмаларны көн саен Химиклар проспекты, 72Б адресы буенча урнашкан гуманитар ярдәм кабул итү пунктына алып килергә мөмкин. Пункт иртәнге сәгать 9дан кичке 6га кадәр эшли.

Анастасия Шакирова