Татарстанда «Чиста һава» дигән профилактик операциясе бара. Анда инспекторлар 4 меңнән артык машинаны тикшергәннәр.
Бу чара 1 июньдә башланган һәм «Экологик иминлек» дигән дәүләт программасы кысаларында уза. Бу хакта Татарстанның Экология министрлыгы хәбәр итте. Тикшерүне экология инспекторлары полициянең юл хәрәкәте идарәсе һәм транспорт өлкәсендәге федераль күзәтчелек оешмасы белән бергә үткәрәләр.
Барлыгы 4213 машина каралган: шуларның 3811е — җиңел автомобиль, 212се — йөк машинасы, ә 190ы — автобус. Тикшергәндә 86 машинада махсус нормативлар артык булуы ачыкланган. Бу барлык тикшерелгән машиналарның 2 процентын тәшкил итә. Алар арасында 74 җиңел автомобиль, 7 йөк машинасы һәм 5 автобус бар. Шуларның 72се бензин белән, 10ы дизель ягулыгы белән, ә 4е газ белән эшлиләр.
Нормативларны бозган машина хуҗаларына закон таләпләрен аңлатканнар. Аларга карата административ хокук бозу турында документлар төзелгән. Рейдлар Татарстанның 22 районында һәм шәһәрендә уза: Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Чистай, Бөгелмә һ.б. Мондый тикшерүләр 2025 елның 30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.
Шунысы куанычлы: соңгы биш елда һаваны пычратучы машиналар саны кими. Әйтик, 2021 елда мондый машиналар 2,8 процент булса, 2025 елда инде 2,6 процентка төшкән. Бу ягулык сыйфатының яхшыруы һәм иске машиналарны яңаларына алыштыру белән бәйле.
Рустам Сафин
MAX
