Без ирем Виктор, балаларым, оныкларым белән Зәй күперен чыгып, Борок, Дубравушка якларына Җиләккә, гөмбәгә, балыкка йөри идек.
Юл уңаенда һәрвакыт Аккошлар күлен күзәтеп үтәбез. Алты ел дәвамында анда бер аккошка игътибар итә идем. Ул һәрчак күл читендәрәк, берүзе генә йөзә. Башка аккошлар парлап та, күмәкләп тә йөриләр, ә бу һаман алардан читтәрәк, ялгыз. Мин аны бик кызгана идем. И-и, балакай, моның ире әллә хатыны юк микән? — дип уйлый идем.
Менә хәзер үзем дә шул аккош хәлендә. Илле сигез ел бергә гомер иткән аккошымны — Викторымны югалттым. Бик ямансулап утырган чакларымда шул аккош күз алдыма килә. Мондый кайгы һәр кешенең башыннан уза инде. Ходай һәркемгә сабырлык бирсен, дип теләргә генә кала. Әле дә һаман: «Бу төш кенә түгелме икән? Хәзер уянып китәрмен дә, Викторым янәшәмдә булыр», — кебек тоела…
Безнең тормышыбыз да бик үзенчәлекле башланып китте. Авылга эшкә килгән яшь электрик егет клубка килеп кергән дә, мине күргәч: «Бу кыз минеке булачак», — дип уйлаган. Ул — чуваш егете, мин — керәшен кызы. Мин дә аны беренче күрүдә үк ошаттым, гашыйк булдым. Ярты ел очрашып йөрдек. Бервакыт Виктор миңа: — Быел армиягә китәм. Әйдә, сине әти-әнием янына алып кайтып калдырам, — диде. Мин риза булдым, әмма үземнең әти-әнием моңа каршы чыкты. Яшь чак — тәвәккәл чак бит: 1968 елның 9 маенда без клубтан соң качып киттек. Туй да ясамадык, бер-беребезгә алтын таулар да вәгъдә итмәдек. Икебез ике велосипедка утырып, язылышып кайттык.
Мин Викторның армиядән кайтуын ике ел көтеп алдым. Шуннан соң беренче балабыз — кызыбыз Эльвира туды. Менә шулай, күз ачып йомганчы диярлек, күпме сулар аккан. Илле сигез ел бергә гомер итү дә сизелмичә генә узып киткән.
Без бик тату яшәдек. Бик бәхетле әти-әни, әби-бабай булдык. Ике кызыбыз, ике оныгыбыз, өч оныкчыгыбыз бар. Виктор аларны бик ярата иде. Оныклары, оныкчыклары килгән саен: — Минем кояшларым, алтыннарым килде! — дип сөенеп каршы ала иде.
Без бер-беребездән аерылмадык, бөтен эшне бергә эшләдек. Кайчак Виктор: — Әйдә, эшләмәсәң дә, янымда сөйләшеп булса да тор, — дия иде. Аның белән янәшә булу аңа да, миңа да Җитә иде.
Оныкчыклары да бабаларын бик яраттылар. Ул алар өчен нәрсә кирәк — шуны ясап бирергә тырышты. Балалар да: «Иң әйбәт бабай — безнең бабай», — дип горурланып йөрделәр.
Берсендә гөмбәгә бардык. Мин — дүртенче сыйныфта укучы оныгым Данил белән, ә бабай икенче сыйныфтагы оныгыбыз Дарина белән урманга керде. Безнең чиләкләр тиз тулды да, машина янына чыктык. Ә Виктор белән Даринаның чиләкләре яртылаш кына икән. Без көлеп: — Чиләгегез дә тулмаган бит! — дидек. Шунда Дарина: — Без бабай белән ял итеп кенә йөрдек. Без монда ял итәргә килдек. Шулай бит, бабай? — диде.
Бу сүзләрне хәзер дә елмаеп искә алам. Чөнки Виктор өчен балалар белән бергә булу, аларны сөендерү, аларга вакыт бүлү — үзе зур бәхет иде.
Хәзер без бабабызны бик сагынабыз, бик юксынабыз. Аның урыны өйдә дә, күңелдә дә бик нык сизелә. Урыны оҗмахта булсын.
Хәзер күңелем ямансу булса да, бер яктан куанып та куям: янымда балаларым, оныкларым бар. Алар гел булышып, хәлемне белеп торалар. Ә мин һаман Аккошлар күлендәге теге ялгыз аккошны искә алам. Кайчандыр мин аны кызганып: «И балакай, әллә аның пары юк микән?» — дип уйлый идем бит. Хәзер аның хәлен аңлыйм.
Илле сигез ел янәшә яшәгән Викторымны югалту — күңелемдә мәңге төзәлмәс яра булып калды. Әмма безнең бергә кичергән көннәребез, мәхәббәтебез, балалар-оныклар белән тулы бәхетле тормышыбыз йөрәгемдә мәңге сакланыр.
Аккошым, урының оҗмахта булсын. Без сине гомер буе сагынып яшәячәкбез.
MAX
