Түбән Камада подваллардагы яшеренү урыннарына ишекләрне автоматик ачу системасын урнаштыру дәвам итә. Ул һава тревогасы вакытында 112 хезмәтеннән бер төймәгә басып ишекне ачарга мөмкинлек бирә. Хәзер 12 саклану урыны электрон йозак белән җиһазландырылган.

Бер карашка гади подвал. Хәзер ул яшеренү урыны буларак кулланыла. Дрон яки ракета һөҗүме куркынычы янаганда, кешеләр шунда төшеп торалар. Түбәнкамалылар уңайлыгы өчен, ишекләргә электрон йозаклар куела.

Бүген шәһәрдә 12 яшеренү урыны шундый система белән җиһазландырылган. Бу атнада тагын 6 подвалда автоматик йозак урнаштыру планлаштырыла. «Яшеренү урыны» дигән язуы, домофон һәм яктыртылган күрсәткече буенча аларны ерактан ук күреп була.

«Шәһәрдә 100дән артык яшеренү урыны бар. Аларның барысы да әлеге система белән этаплап җиһазландырылачак. Хәзер актив эш 34нче микрорайонда бара. Мурадьян урамында да шундый җиһаз урнаштырыла», — ди Түбән Кама муниципаль районының цифрлы трансформация буенча җитәкчесе Максим Шаронов.

Шәһәр һәм районда 221 йортның подвалында яшеренү урыннары әзерләнгән. Аларда кешеләрне кабул итү өчен кирәкле шартлар тудырылырга тиеш. Биналарның торышын атна саен махсус комиссия тикшерә.