Агымдагы елның соңгы җиде ае эчендә Татарстанда яшәүче 954 637 кеше сәламәтлеген бушлай тикшерткән. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итәләр. Әлеге чаралар «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.
«40 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга ел саен, ә 18 яшьтән 39 яшькә кадәргеләргә өч елга бер тапкыр түләүсез медицина күзәтүе үтү мөмкинлеге бирә. Мондый комплекслы тикшеренүләр авыруларны башлангыч этапларында ук ачыклау мөмкинлеген тудыра», — дип белдерде ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.
Тикшерелүчеләрнең 31,2 проценты, ягъни 300 меңнән артык кеше, сәламәтлекләрендә тайпылышлар ачыклану сәбәпле, өстәмә диагностика узу өчен юллама алган. Быел барлыгы 40 мең кешедә ниндидер чир беренче тапкыр расланган, шуларның дүрттән өч өлеше (75%) даими рәвештә табиб күзәтүенә куелган.
Яңа ачыкланган авырулар арасында иң киң таралганнары — кан әйләнеше системасы авырулары (барлык очракларның 30 проценты) һәм ашкайнату органнары патологиясе (12,4 процент). Скрининг нәтиҗәләре буенча республикада яман шешнең 679 очрагы теркәлгән, шуларның 78,2 проценты нәкъ менә башлангыч стадиядә булуы ачыкланган, бу исә уңышлы дәвалану шансы югары булу турында сөйли.
Игътибар итегез: диспансеризацияне шимбә көннәрдә яки эштән соң кичке вакытта да үтеп була. Табиблар пациентларны җәлеп итү өчен төрле элемтә ысулларыннан файдалана: телефоннан шалтыраталар, СМС-хәбәрләр җибәрәләр, социаль челтәрләрдә мәгълүмат тараталар. Моннан тыш, медиклар үзләре дә исемлекләр буенча өйдән-өйгә йөреп, кемнең килгәнен — кемнең килмәгәнен шәхсән ачыклый.
Белгечләр хроник авырулары булган, йөрәк-кан тамырлары системасы яки онкология буенча исәптә торучыларга, шулай инде ике елдан артык поликлиникага мөрәҗәгать итмәгән затларга аеруча игътибарлы булырга өнди.
Республиканың читтә урнашкан торак пунктларында яшәүчеләр дә игътибарсыз калмый. Моның өчен биш мобиль диагностика комплексы файдалануга тапшырылды. Алар Яр Чаллы шәһәренең бишенче номерлы хастаханәсенә, Әлмәт районы күппрофильле хастаханәсенә, Казанның җиденче клиникасына, Республика клиник хастаханәсенә һәм Төбәкара клиник-диагностика үзәгенә беркетелгән. Бу автолабораторияләр заманча медицина аппаратурасы белән тулысынча тәэмин ителгән, ә тикшерүләрне югары квалификацияле белгечләр алып бара.
Альбина Вәлиева
MAX
